Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Илон Маск дөньяның иң бай кешесе булды


Илон Маск.
Илон Маск.

Tesla ширкәтләре 7 гыйнварда 5,38 процентка артты.

Tesla һәм SpaceX ширкәтләре башлыгы Илон Маск дөньядагы иң бай кеше булды. Amazon башлыгы Джеф Безос икенче урынга төште дип хәбәр итә CNBC.

Tesla ширкәтләре 7 гыйнварда 5,38 процентка артып $ 796,38 булды. Маскның байлыгы $ 185 миллиардка җитте. Безос активлары $ 184 миллиард дип бәяләнә.

"Сәер... Ярар, эшкә кайтыйк", дип язды Маск үзенең байлыгы турында твиттерда.

Ноябрь ахырында Илон Маск Microsoft-ка нигез салучы Билл Гейтсны узып, Bloomberg Billionaires Index (BBI) иң бай кешеләр рейтингында икенче урынга менде дип хәбәр ителгән иде. Ул вакытта Максның байлыгы $ 128 миллиард диелде, ел башыннан ул $ 150 миллиардка арткан.

Маск Tesla ширкәте хиссәләренең 20 процентын тота. 2020 елда ширкәт ярты миллионнан артык машина җитештерде һәм аларның 499,5ен сатты.

Аналитиклар Tesla хиссәләре артык кыйбат дип саный. Алар ширкәтнең перспективаларына ышанмый һәм электр машиналары җитештерүчеләр арасында көндәшлек артуны көтә.

XS
SM
MD
LG