Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран лидеры АКШ һәм Британиядән коронавирустан вакцина импортын тыйды 


Аятулла Хаменеи 8 гыйнварда телевидениедә чыгыш ясый.
Аятулла Хаменеи 8 гыйнварда телевидениедә чыгыш ясый.

Аятулла Хаменеи әлеге вакциналарның нәтиҗәле булуына ышанмый.

Иранның рухи җитәкчесе, аятулла Али Хаменеи коронавируска каршы АКШ һәм Британиядә җитештерелгән вакциналар импортын тыярга куштым дип белдерде. Бу хакта ул телевидениедан чыгыш ясап әйтте.

Хаменеи сүзләренчә, ул әлеге вакциналарның нәтиҗәле булуына ышанмый. "Әгәр американнар вакцина уйлап тапса, үз илләрендә коронавирус белән шулкадәр үк начар хәл булмас иде", дип китерә аятулла сүзләрен Reuters.

Хаменеи сүзләренчә, АКШта коронавирустан көненә берничә мең кешенең үлүе Америка вакцинасының нәтиҗәсез булуын күрсәтә. Британия хакында да аятулла шулай ди. Хаменеи Франциягә дә ышанмавын белдерде.

Шул ук вакытта элегрәк Иран хакимиятләре АКШ керткән чикләүләр Тәһранга вакциналар сатып алырга мөмкинлек бирми дип Вашингтонны гаепләгән иде.

Хаменеи сүзләренчә, Иран үзе ышанган бер илдән вакцина алырга рөхсәт итәргә мөмкин. Ул илләр аталмады. Иранның Русиядәге илчесе элегрәк Иран-Русия вакцинасы җитештерү планнары карала дигән иде. Иран хакимиятләре шулай ук үз вакцинасының клиник сынаулары баруын белдерде.

  • АКШта Американың Pfizer һәм Moderna ширкәтләренең, Британиядә Pfizer һәм AstraZeneca британ ширкәтенең вакциналары теркәлде. Әлеге илләрдә киңкүләм вакцина ясау декабрьдә генә башланды, әлегә халыкның бары берничә проценты гына вакцина алды. Бу инфекция йоктыруга һәм үлемнәр статистикасына йогынты яса алмый.
  • Русиядә "Спутник V" вакцинасы теркәлде. Русиядән тыш ул Беларус һәм Аргентина кебек илләрдә ясала. Иранга җибәрү турында хәбәрләр булмады. Русиядә чит ил вакциналары әле теркәлмәгән, гомумән, алар теркәлерме, билгесез. Көнбатыш илләре Русияне Көнбатыш вакциналары турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде.
  • Рәсми саннарга караганда, Иранда пандемия башыннан 1 миллион 200 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган, 55 меңнән артык кеше үлгән, ягъни үлемнәрнең уртача күрсәткече АКШ һәм Европа илләреннән югарырак.
  • Иран һәм АКШ арасында 40 елдан артык дипломатик мөнәсәбәтләр юк. Британия белән Иранның элемтәләре өзелмәгән, ләкин ике ил арасында мөнәсәбәтләр киеренке.

XS
SM
MD
LG