Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Касыйм ханлыгы шәүләләре" китабы чыкты


Китап авторлары Ренат Абянов (сулда) һәм Марат Сәфәров.
Китап авторлары Ренат Абянов (сулда) һәм Марат Сәфәров.

Китап фотоальбом рәвешендә эшләнгән.

Мәскәүнең "Читай" нәшрият йортында "Касыйм ханлыгы шәүләләре" ("Тени Касимовского ханства") дигән китап басылып чыкты. Әлеге китап Рязань өлкәсенең көнчыгыш районнарында яшәгән татар-мөселман тормышына багышланган. Китап фотоальбом рәвешендә эшләнгән — анда күп гасырлык татар-мөселман мирасы һәм хәзерге вакытта анда яшәүче халыкның тарихы сүрәтләнгән. Китапның авторлары — Русия мөселманнарының Диния нәзарәте мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов белән педагогика фәннәре кандидаты, тарихчы Марат Сәфәров.

"Безнең фотоальбом — ул Рязань өлкәсе татарларының борынгы авылларына, мәчетләренә һәм зиратларына сәяхәт", дип сөйләде Азатлыкка китап авторларының берсе, тарихчы Марат Сәфәров. Галим сүзләренчә, Рязань өлкәсенең көнчыгышында элеккеге Касыйм ханлыгы нәселләре генә түгел, борынгы мишәр авыллары да урнашкан.

Китапта Әҗе, Карлар, Түстик, Саса, Кадом, Ермиш, Подлипка, Әхмәт, Акъяр, Бастан, Зур Суыксу һәм башка татар авылларының фоторәсемнәре тупланган. Китапта шулай ук юкка чыккан татар авылларының фотолары да кергән. Фотолардан тыш, китапта татар авылларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең истәлекләре дә урын алган.

Китаптагы фото
Китаптагы фото

"Этнографик фотография хәзер ренессанс кичерә. Аларга багышлап төрле конкурслар, күргәзмәләр уза, тупланмалар чыга. Безнең китап та чыгып өлгермәс борын Татарстанда зур кызыксыну уятты, чөнки без туплаган фото һәм текстлар әлегә аз билгеле булган — Рязань өлкәсенең көнчыгышында яшәгән татарлар турында", дип сөйләде Азатлыкка Сәфәров.

Бүген Рязань өлкәсендә 5 меңгә якын татар яши, ди ул.

Якын арада китапны Мәскәү, Рязань, Касыйм шәһәрләрендә һәм Казанда тәкъдим итү планлаштырыла. Китап белән бергә документаль фильм һәм экспедиция вакытында җыелган материалларны да күрсәтү күздә тотыла.

XS
SM
MD
LG