Accessibility links

Кайнар хәбәр

Twitter Трамп аккаунтын бөтенләйгә томалады


Трамп аккаунты "золымга котырту куркынычы бар дип" томаланган.

Twitter ширкәте җомга кич АКШ президенты Дональд Трампның аккаунтын томалап куйды. Трампның 88 миллион язылучысы бар иде.

"@realDonaldTrump аккаунтындагы соңгы твитларны һәм алар белән бәйле контекстны — бигрәк тә аларның ничек кабул ителүен игътибар белән тикшергәннән соң без золымга котырту куркынычы бар дип әлеге аккаунтның эшчәнлеген бөтенләйгә туктаттык", диелгән ширкәт белдерүендә.

Twitter шулай ук АКШ президенты Дональд Трампның соңгы твитлары анализын һәм бу твитларга кайбер кулланучыларның реакциясен чыгарды. Алар яңа куч кулланулар сәбәбе булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә киленгән.

Демократлар һәм кайбер республиканар Трампны үз тарафдарларын көндәше Джо Байденның президент сайлауда җиңүен раслауны өзү өчен 6 гыйнварда золым кылуга котыртуда гаепли. Трамп твитларында золымга, көч куллануга ачыктан-ачык чакыру юк иде. Ул Капитолийдагы хәлләрне хөкем итеп чыкты, ләкин үз твитларының берсендә үз тарафдардарына карата "гаделсез" гамәлләр кылуга юл куймаячакмын диде.

Трампның АКШ президенты буларак рәсми аккаунты эшләвен дәвам итә, әмма анда твитлар сирәк чыга.

Ак йорт һәм Дональд Трамп Twitter ширкәте карарына фикер белдермәде. Элегрәк Трамп аккаунтын Facebook та туңдырды.

XS
SM
MD
LG