Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда пневмония очраклары 41 процентка арткан


Иллюстратив фото.

COVID-19дан авыр хәлдә авыручылар саны 6,1 процентка күбәйгән.

1-9 гыйнвар көннәрендә Татарстанда хастаханәдән тыш пневмония 41 процентка арткан. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

"9 көн эчендә хастаханәдән тыш пневмония өлеше 41 процентка артты. Кызганыч, бәйрәмнәр вакытында өлкәннәрне җитәрлек дәрәҗәдә сакламадык. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында авыру 56 процентка үсте. Гаилә эчендә йоктыру очраклары 72 процентка артты", диде Патяшина.

Татарстанда COVID-19дан авыр хәлдә ятучылар саны 6,1 процентка күбәйгән.

Бәйрәмнәр вакытында Роспотребнадзор тикшерүләрне дәвам итүләрен белдерде. Соңгы ике атна эчендә санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозган оешмаларга барлыгы 1 млн сумлык штраф салынган. Тикшерелгән 18 балалар аланнарының берсендә саклану чаралары үтәлмәгәне ачыкланган.

1-9 гыйнвар көннәрендә Татарстанда барлыгы коронавирусның 808 очрагы теркәлгән. Шул вакыт эчендә 16 кешенең гомере өзелде, дип хәбәр итә оператив штаб.

Бәйрәмнәр вакытында Башкортстанда COVID-19ны 1 507 кеше йоктырган. Үлүчеләр саны 12 кешегә арткан.

Узган тәүлектә Русиядә 23 309 кешедә коронавирус ачыкланган. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында барлыгы 219 806 кеше COVID-19 йоктырган. Бу вакыт эчендә 4 362 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG