Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутски мэры Сардана Авксентьева вазифасыннан китүен белдерде


Сардана Авксентьева.
Сардана Авксентьева.

"Мин 24/365 тәртибендә эшли алмавымны таныйм. Иртәгә хастаханәгә ятам, тиздән операцияләр", диде Авксентьева.

Якутски шәһәре башлыгы Сардана Авксентьева сәламәтлеге начараю сәбәпле, вазифасыннан китүен белдерде. Бу хакта ул Facebook-та хәбәр итте.

Мэр сүзләренчә, ул дүшәмбе 11 гыйнварда шәһәр думасына вазифасыннан китүе турында белдерәчәк, ә икенче көнне хастаханәгә, операциягә ятачак. "Гаиләм сәламәтлегем өчен нык борчыла. Сәбәбе - стресс, шәһәр өчен һәрвакыт кайгырып тору. Мин 24/365 тәртибендә эшли алмавымны таныйм. Иртәгә хастаханәгә ятам, тиздән операцияләр", дип язды Сарадан Авксентьева.

Ул киләсе сайлауларда үзенең беренче урынбасары Евгений Григорьевка теләктәшлек күрсәтүне сорады. Үзе ул, иҗтимагый эшчәнлек буларак, Григорьевның киңәшче булырга әзермен диде.

Якутски мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2020 елның көзендә Авксентьева тирәнтен медицина тикшерүе узган. Аңа берничә операция ясатырга кирәк. "Гомеренә куркыныч ясамый, операцияләр план белән ясала. Шул ук вакытта дәвалау һәм тернәкләнү озакка сузылырга мөмкин", диелгән белдерүдә.

Шәһәр думасы Авксентьеваның вазифасыннан китүе турында карарны 14 гыйнварда кабул итәчәк. Шул ук көнне мэр сайлау көне билгеләнәчәк. Шәһәр башлыгы вазифаларын вакытлыча Евгений Григорьев башкарачак дип тә әйтелә.

  • Авксентьева Якустки мэры булып 2018 елда сайланды. Ул бердәмрусияле Александр Саввиновны җиңде һәм Якутиядә беренче хатын-кыз шәһәр башлыгы булды.
  • 2020 елның июлендә Авксентьева Русия Конституциясе үзгәрешләренә каршы тавыш бирде, ә ноябрьдә шәһәр идарәсе урнашкан бина сатылачак дип белдерде. Түрәләр арзанрак бинага күчәчәк диде ул. Моннан тыш, Авксентьева бюджет исәбенә корпоративлар һәм банкетлар уздыруны тыйды, мэриянең кыйбатлы машиналарын сатты һәм түрәләргә җәяү йөрергә кушты.

XS
SM
MD
LG