Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден АКШның Мәскәүдәге элекке илчесе Бёрнсны күзләү идарәсе башлыгы итеп куярга җыена


Уильям Бёрнс.
Уильям Бёрнс.

Уильям Бёрнс 30 елдан артык дипломатик хезмәттә югары вазифаларда эшләде.

АКШның сайланган президенты Джо Байден Үзәк күзләү идарәсе (ЦРУ - CIA) башлыгын итеп АКШ дәүләт секретареның элекке урыбасары һәм Мәскәүдәге элкке илче Уильям Бёрнсны куярга җыена.

Уильям Бёрнс 30 елдан артык дипломатик хезмәттә югары вазифаларда эшләде. Ул президенты Барак Обама идарәсендә дәүләт секретаре урынбасары булды. Мәскәүдәге илче буларак ул 2005-2008 елларда, республикан Джордж Буш вакытында эшләде.

Бёрнс Мәскәүдә америка илчелегендә 1990 елларда эшләгән иде.

2015 елда дәүләт вазифасыннан киткәч, Бёрнс Карнегиның халыкара тынычлык өчен фонды президенты булды.

Уильям Бёрнс - Русия һәм Якын Көнчыгыш белгече, урыс телен белә. Русиядә аның "Күзгә күренмәс көч. Америка дипломатиясе ничек эшли" дип аталган мемуарлары чыкты. Аның берничә бүлеге Русия һәм Русия-Америка мөнәсәбәтләренә багышланган. Бёрнсның хезмәттәшләре һәм берничә элекке дәүләт секретары китапка югары бәя бирде.

Бёрнс шулай ук Русия турында башка аналитик язмалар авторы буларак та танылды. WikiLeaks-та аның Чечня президенты Рамзан Кадыровны тәнкыйтьләгән язмасы чыкты.

XS
SM
MD
LG