Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Русия төбәкләрендәге татар оешмаларына 10 млн сум грант бүлеп бирде


Тубылда Искер җыены, архив фотосы.
Тубылда Искер җыены, архив фотосы.

Акча Троицк шәһәрендә Тукай һәйкәлен ачырга һәм тагын 29 проектка бирелгән.

Татарстан хөкүмәте Русия төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары проектларына ярдәм итүгә 10 млн сум акча бүлеп бирде. Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Дөнья татар конгрессы сайтларында чыкты. Грантларны Русиянең 26 төбәгеннән 30 иҗтимагый оешма алды. Акча этнокультура проектларын тормышка ашыруга тотылыначак.

500 мең сум күләмендә иң зур грант Сочи татарларының "Минем Русия" мәдәни-этнография үзәге мәйданчыгында "Казан" павильон-музей экспозициясен оештыруга бүленеп бирелде. Икенче урында Дондагы Ростовның "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге. Аларга "Без – татарлар. Халык санын алу" дигән видеоролик чыгарыр өчен 480 мең сум бирелде.

Ульян өлкәсе татар мәдәнияты үзәгенең 25 еллыгын уздырырга, Омски өлкәсенең "Мәдәният" татар автономиясенә балалар өчен тел аланы оештырырга, Мари Иле татарлары автономиясенә "Без Мари Иле татарлары" дигән китап чыгарырга, Мәскәү яшьләренә "Хәрәкәт" проектын оештырырга һәм Пенза өлкәсе татарлары автономиясенә "Тургай" фольклор фестивален үткәрергә дип 400шәр мең сум акча буленеп бирелде.

350 меңнән алып 390 мең сумга кадәр берничә грант "Томски татарлары ашлары", "Нигеземә кайтып барам" (Түбән Новгород өлкәсе), "Самара өлкәсенең татар авыллары тарихы", "Татарлар – Магнитканың беренче төзүчеләре" китапларын һәм видеороликларын чыгарырга тотылачак. Шулай ук Чувашиянең Урмай авылында "Русиядә татар мишәрләре" форумын уздыру өчен, Кемерово өлкәсендә "Татар мәдәнияте музеен" һәм Троицки шәһәрендә Габдулла Тукай бюстын булдырыр өчен 350 шәр мең сум бүленеп бирелде.

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә татар милли гореф-гадәтләрен саклап калу өчен шулай ук 350 мең сум акча тотыланачак. Мәскәү өлкәсендә татар гаилә клубларын оештырыр өчен 320 мең сум бүленеп бирелде.

Новосибирск өлкәсендә Татар хатын-кызлары форумын, Төмән өлкәсе "Мирас" оешмасының 15 еллыгы уңаеннан Изге Искер көннәрен уздырырга, Краснодар татар оешмасының "Татар туе" тамашасын куярга һәм Башкортстан татарлары конгрессына "Башкортстан татарлары календарен" чыгарырга дип 300шәр мең сум акча бүленеп бирелде. Киров өлкәсе татарларының "Авылым киләчәге – яшьләр кулында" проекты 275 мең сумлык грант алды.

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында балалар өчен "Алга" лагерен уздырырга һәм Бурятия татарларына багышланган "Байкалда татар бизәкләре" китабын чыгарырга дип 250шәр мең сум акча бүленеп биреләчәк. Шулай ук Удмуртиядә "Күңелле кыңгырау" балалар телетапшыруын чыгарыр өчен һәм Мәскәүдә "Чикләвек" дигән интеллектуаль уенын уздырыр өчен 250шәр мең сум бүленеп бирелде. Акчаны Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге һәм Мәскәү татарлары автономиясе алачак.

245 мең сумга "Сәет әкияте" дигән интерактив татар әкиятләре музее булдырылачак. Тагын 190 мең Свердловск өлкәсендә "Шома бас" татар биючеләре конкурсын үткәрүгә тотылыначак.

Русия төбәкләрендә татар проектлары өчен грантлар бирү карарын Татарстан хөкүмәте 2015 елда кабул иткән иде. Беренче елларда аның бәясе биш миллион сум булды, соңгы елларда ул 10 миллион сум тәшкил итә. Әлеге эшне Татарстан мәдәният министрлыгы оештыра.

XS
SM
MD
LG