Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда күп катлы йортта янгында сигез кеше һәлак булган


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

Корбаннар арасында җиде яшьек бала да бар. Беренчел мәгълүматка карый, янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан.

Екатеринбурда 12 гыйнварга каршы төндә тугыз катлы йортта янгын чыгып, ул сигез кешенең үлеменә китергән. 90 кешене йорттан чыгарганнар, аларны якындагы гимазиягә урнаштырып торганнар. Хәзерге вакытта алар кире өйләренә кайткан диелә.

Свердлау өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе Марина Канатова журналистларга белдергәнчә, янгын ут белән саксыз куллану аркасында чыккан булырга мөмкин. Беренчел тикшеренүләр утның икенче каттагы фатирда диван янында кабынып киткәнен күрсәткән, бу фатирда җылыткычлар кулланганнар, тәмәке төпчекләре дә күп табылган дип сөйләгән Канатова.

Янгында үлгәннәрнең гәүдәләре икенче, бишенче һәм тугызынчы катларда табылган. Шуларның берсе – 2013 елгы Вера исемле кызчык һәм аның 1982 елгы әнисе Наталья, бу ханым үләр алдыннан Twitter-га язып, ярдәм сорап өлгергән була. Ләкин коткаручылар килгәнче алар һәлак булган.

XS
SM
MD
LG