Accessibility links

Кайнар хәбәр

Февраль ахырына кадәр Татарстанга 190 500 вакцина киләчәк


Бүгенгә Татарстанда 2400 кеше вакцина ясаткан.

Татарстанга феврель ае азагына кадәр 190 500 вакцина киләчәк. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Хәзер Татарстанга 12 мең ярым вакцина дозасы килгән.

"Бүгенгә вакциналаштыру дәрәҗәсе югары түгел. Татарстанда аны 57 урында ясатып була. Моның өчен үз табибыңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Февраль ахырына кадәр Татарстанга 190 500 вакцина китереләчәк. Бу яхшы сан. Бездән халыкка мәгълүмат җиткерү, вакцинаның өстенлекләре турында сөйләү һәм маршрутларын билгеләү эше сорала", диде ул.

Абашев сүзләренчә, вакцина урыннарында махсус әзерләнгән медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Алар пациентның өзлегүен шундук күреп алырга сәләтле диде ул. Министр урынбасары вакцина ясарга өндәде.

"Бүгенгә безгә үзебезнең тарафдарларны булдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Вакцинага ышанучылар кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгында антитәнчекләр булмаган хезмәткәрләр ясатты. Мин дә ике тапкыр ясаттым. Хәзер антитәнчекләр барлыкка килүен көтәм. Безнең үрнәктә башкалар да, хезмәт коллективлары да вакцина ясатыр дип өметләнәбез. Ел азагында "Спутник V"ны 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ясатырга рөхсәт ителде. Аеруча хроник авырулары булган кешеләргә", диде Абашев.

Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцина ясатырга чират барлыкка килү ихтималын исәпкә алып, "көтү кәгазе" системы керткән. Алга таба шуның ярдәмендә дәүләт хезмәте порталыннан сертификат алырга мөмкин булачак. Бу туризм өлкәсендә эшләргә ярдәм итәчәк. Бүгенгә Татарстанда 2400 кеше вакцина ясаткан.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирустан барлыгы 211 кешенең гомере өзелде. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында оператив штаб 12 кешенең үлеме турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG