Accessibility links

Пенс Конгрессның Дональд Трампны вазифасыннан алу тәкъдимен кире какты


Мондый адым ил мәнфәгатьләренә туры килми диде АКШ вице-президенты. 

АКШ вице-президенты Майк Пенс үзенә Конституциянең 25нче төзәтмәсе биргән вәкаләтләрдән файдаланып президент Дональд Трампны вазифасыннан алу процессы башларга нияте булмавын белдерде.

"Мин мондый гамәлләр ил мәнфәгатьләренә, Конституциягә туры килә дип санамыйм" диде Пенс Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелосига җибәргән хатында.

Пенс мондый адым начар үрнәк булыр дип белдергән. Трампны вазифасыннан мөддәте чыгуга сигез көн кала читләштерергә омтылуны ул "сәяси уеннар" дип атый. Шулай ук Майк Пенс канун чыгаручыларны "җәмгыятьне тагын да ныграк таркатачак һәм ярсытачак акцияләрдән тыелып торырга" чакыра.

Пенс хаты чыкканнан соң берничә сәгатьтән Вәкилләр пулаты вице-президентны Трампны вазифасыннан читләштерергә чакырган резолюцияне хуплады. Демократлар документны яклап тавыш бирде, республиканнар каршы, алар арасыннан бары Адам Кинзингер гына демократларга кушылды.

Чәршәмбе Конгресс әгъзалары Трампны "фетнәгә чакыру"да гаепләп аңа импичмент куллану турында тавыш бирергә ниятли. Конгресс хуплаганнан соң резолюция Сенат тарафыннан кабул ителергә тиеш булачак. Әмма сайлауда җиңеп чыккан президент Джо Байден инаугурациясенә – 20 гыйнварга кадәр Сенат бу документны карый башламас дип көтелә.
Трамп демократларның аңа импичмент игълан итәргә теләвен "сихерчеләргә ау" дип бәяләде, бу планнар күп кешеләрнең ачуын чыгара диде.

Дональд Трампны вазифасыннан вакытыннан алда читләштерү соравы аның тарафдарлары 6 гыйнварда Капитолийга бәреп кергәннән соң күтәрелде. Бу көнне АКШ Конгрессы сайлау нәтиҗәләрен раслады. Биш кеше һәлак булды, бу эш белән бәйле 160 җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG