Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Болгар ислам академиясе ректоры вазифасыннан китә


Данияр Габдрахманов (уңда)
Данияр Габдрахманов (уңда)

Данияр Габдрахмановның китүе бу атнада хәл ителергә мөмкин диелә. Ректор үзе әлеге хәбәргә аңлатма бирми.

Болгар ислам академиясе ректоры, 40 яшьлек Данияр Габдрахманов вазифасыннан китү турында гариза язган. Бу турыда үз чыганакларына сылтанып Татарстан медиалары яза. Аның гаризасы академиянең гамәлгә куючылары шурасында каралырга тиеш, шура утырышы бу атнада ук җыелырга мөмкин диелә.

Данияр Габдрахманов кире Уфага кайтып китәр дип фаразлана. Ректор булып килгәнче ул Башкорт дәүләт педагогия университетында Рухи иминлек һәм дини белем бирү үсеше фәнни-тикшеренү институты мөдире булды.

Татарстан җитәкчелеге Габдрахмановка Татарстанда калып эшләргә берничә вазифа тәкъдим итеп караганнар, аерым алганда, Казан дәүләт университетында да эш тәкъдим ителгән диелә.
Габдрахманов үзе журналистларга китү карарын раслап та, кире кагып та аңлатма бирми.

Болгар ислам академиясе җитәкчесе итеп хәзер ректор урынбасары булып торган Айнур Тимерханов куелырга мөмкин дигән фикер әйтелә.
Данияр Габдрахманов Болгар ислам академиясе ректоры итеп 2019 елның мартында билгеләнде. Ул академияне 2017 елдан бирле җитәкләгән Рәфыйк Мөхәммәтшинны алыштырды.

XS
SM
MD
LG