Accessibility links

Кайнар хәбәр

Huawei уйгырларны кыяфәтеннән тану технологиясе уйлап тапкан


Кытайның Синҗан төбәгендәге Кашгар шәһәрендә
Кытайның Синҗан төбәгендәге Кашгар шәһәрендә

IPVM ширкәте мәгълүматынча, моңа охшаш технологияләр уйлап табу белән Кытайның башка ширкәтләре дә шөгыльләнә.

Кытайның Huawei ширкәте урамнарда уйгырларны башка кешеләрдән аерып ала белүче технология патентлаган. Бу хакта видеокүзәтүләр проблемы белән шөгыльләнүче IPVM америка ширкәте тикшерүенә сылтанып BBC хәбәр итә.

Кытай фәннәр академиясе белән берлектә уйлап чыгарылган технология 2018 елда ук патентланган булган. Анда видеокамераларга эләгүчеләрнең үзенчәлекләрен билгеләү өчен ясалма интеллект өйрәтү алымнары кулланыла

Аерым алганда, технология кешенең нинди милләттән - кытаймы, уйгырмы икәнен билгели ала диелә.

IPVM ширкәте мәгълүматынча, моңа охшаш технологияләр уйлап табу белән Кытайның башка ширкәтләре дә шөгыльләнә.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла. Кытай боларны террорчылык һәм экстремизм белән көрәштә кирәкле үзәкләр дип белдерә.

XS
SM
MD
LG