Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан телләрен өйрәнү һәм үстерүдә "хакимияткә ышаныч" булдыру өчен 5,2 млн сум бүленгән


Тендернең техник биременә караганда, 15 минутлык 40 телетапшыру әзерләнергә тиеш. Алар татар телендә урыс субтитрлары белән чыгачак. 

Татарстан мәгариф министрлыгы "Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтелгән" тапшырулар төшерү һәм күрсәтүгә дәүләт сатып алулары уздырган.

Тендерлар икәү. Икесе дә декабрьдә уздырылган һәм җиңүчеләре билгеле. Беренчесен - тапшырулар әзерләүне "Концепто агентлыгы" (3,7 млн сум) алган, икенчесе - трансляцияләү - "Татарстан 24" телеканалына (1,5 млн сум)бирелгән.

Тендернең техник биременә караганда, 15 минутлык 40 телетапшыру әзерләнергә тиеш. Алар татар телендә урыс субтитрлары белән чыгачак.

Мондый контентны булдыруның максаты - "Татарстан башкарма хакимиятенә һәм ул кабул иткән карарларга халык ышанычы формалаштыру, төбәкнең мәгариф һәм фән системын модернизацияләү эшенә халыкның уңай фикерен тудыру, республикада мәгариф үсеше перспективалары һәм проблемнары турында мәгълүмати-аңлату эшләре нәтиҗәсен арттыру, мәгариф системы проблемнарын чишүгә җәмәгатьчелекне җәлеп итү, укытучы хезмәтенә уңай фикер формалаштыру һәм мөгаллим һөнәренең абруын арттыру".

Тапшыруларда Татарстанда мәгариф системындагы уңай үзгәрешләр, милли мәгариф үсеше турында сөйләргә, Татарстанны алдынгы төбәк итеп күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, "талантлы укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, полилингваль белем бирү һәм башкалар турында да сөйләячәкләр.

Мондый эчтәлектәге тапшырулар 2021 ел ахырына кадәр барачак.

XS
SM
MD
LG