Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Татарстанда һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер


Респондентларның 25,4 проценты ришвәт бирүне аклап "барысы да шулай эшли бит" дигән, 18,3 проценты вакыт юклыкка сылтанган.

Татарстанда яшәүче һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер дип белдерде матбугат очрашуында республика икътисад министры вәкиле Эльвира Юрасова.

"Коррупцияле вазгыятькә килеп эләккән һәр икенче кеше шулай да ришвәт бирергә риза. Күп очракта җитәкче тарафыннан яхшылык күрергә теләү яисә сыйфатлырак эшкә ирешү теләге кешене коррупциягә этәрә", диде Юрасова.

Респондентларның 25,4 проценты ришвәт бирүне аклап "барысы да шулай эшли бит" дигән, 18,3 проценты вакыт юклыкка сылтанган.

Сораштыруда катнашучыларның 44,6 проценты принципиаль рәвештә ришвәт бирергә теләми, ә өчтән бер өлеше проблемны башка юл белән хәл итәргә мөмкин, дип саный.

"Коррупция турында хәбәр итүче кешеләр саны арта, ләкин күпкә түгел. Күпчелек кеше әйтеп тормый, чөнки моның мәгънәсен күрми. Өчтән бер өлешеннән әзрәге бу миңа һәм якыннарыма куркыныч дип уйлый, ә биш проценты моны кирәк дип тапмый", диде түрә.

XS
SM
MD
LG