Accessibility links

Татарстанда пандемия вакытында фәкыйрьлек дәрәҗәсе үскән


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

2019 елда республика халыкның ярлылыгы ягыннан Русиядә өченче урында торган. Быел күрсәткечләр тагын да начараер дип көтелә.

Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе 2020 елда 7,4 процент тирәсе булыр дип фаразлана. Бу турыда журналистларга Татарстан хезмәт министрлыгының йомгаклау утырышы алдыннан аның җитәкчесе Эльмира Зарипова сөйләгән. Төгәл саннар 2021 елның беренче кварталы ахырында ачыкланачак, әмма хәзердән үк билгеле – 2020 ел күрсәткечләре 2019 елдагыга караганда начаррак булыр дигән Зарипова.

"2019 елда ярлылык дәрәҗәсе 6,9 процент булды, бу илдә өченче урын" дигән министр. Шул ук вакытта, министрлыкта булган мәгълүматка карый, базарның "соры" өлешендә хәзерге вакытта 300 меңгә якын татарстанлы эшли.

Зарипова Татарстанда уртача хезмәт хакы артты дип сөйләде. Аның сүзләренчә, 2020 елның гыйнвар-октябрь аралыгында уртача хезмәт хакы 38 мең сум булган, бу узган елның шул ук айларына караганда 4,9 процентка күбрәк. Татарстан әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль бүлгесендә беренче урынны алып тора дигән министр.

Росстат саннарынча, 2020 елның икенче чирегендә Русиядә 20 миллион кешенең кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган. 2020 ел тәмамланганда илдә фәкыйрьләр саны 1,3 миллион кешегә артып, фәкыйрьлек дәрәҗәсе 13,3 процентка җитәр дип фаразланган иде.

Декабрьдә Җәмәгать пулатының агросәнәгать комплексы үсеше комиссиясе җитәкчесе Юлия Оглоблина ярлылар өчен азык-төлек карточкалары кертергә тәкъдим итте. Хезмәт хаклары кимү һәм эшсезлек вакытында бәяләр арту халыкның тагын да ярлылануына китерер дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG