Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан рәсмиләре ковид-һоспитальләрдә ятучылар кимүен белдерә


15 гыйнварга хастаханәләрдә буш ятаклар саны 32 процентка җиткән.

Татарстан хастаханәләрендә эпидемиологик вазгыять тынычлана дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев матбугат очрашуында.

"Хастаханәләргә салынучылар саны кими. Бу безне сөендерә. Бүген ковид-һоспитальләрдә ятакларның 32 процент буш. Эпидемиологик вазгыять тынычлана бара. Бүген 67 кеше үпкә җилләтү аппаратында ята. Шуларның 58е коронавирус йоктырган", диде ул.

Хәзер Татарстанда барлыгы 3 мең кеше хастаханәдә ята. Шуларның 500ендә COVID-19 ачыкланган. Калганнары коронавирус йоктыруда шикләнелә һәм пневмония белән авырый.

Шул ук вакытта республикада киңкүләм вакциналаштыруга әзерләнәләр. Бүген Татарстанда 57 урында коронавируска каршы вакцина ясала. Казанда 12 пункт эшли.

"Киләсе дүшәмбедән дәүләт хезмәтләре порталы аша вакцина ясатуга язылырга мөмкин булачак. Әгәр сайтта буш вакыт таба алмасалар, бу вакцина ясатып булмый дигән сүз түгел. Медицина оешмасының телефон номерына шалтыратып язылырга мөмкин", диде Абашев.

Алга таба хосусый сырхауханәләрдә дә вакцина ясату мөмкинлеге булачак. Ул бушлай эшләнәчәк.

Татарстанда февраль ае азагына кадәр 190 500 вакцина килүен көтәләр. Хәзер республикага 12 мең ярым вакцина дозасы килгән.

Татарстанның коронавируска каршы штабы узган тәүлектә республикада тагын дүрт кешенең үлеме турында хәбәр итте . Пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 218гә җитте.

XS
SM
MD
LG