Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабурская: укытучылар һәм медиклар мәҗбүри вакциналау исемлегенә кертелгән


Татарстан кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская мәҗбүри вакциналауга каршы чыккан укытучыга җавап биргән.

Татарстанда укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре коронавируска каршы мәҗбүри вакциналанырга тиеш. Моның кануни нигезе турында Татарстан кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурскаяның Вконтактедагы "Поборы в школах и детсадах" төркемендә урнаштырылган хатында белдергән. Сабурская бу документны коронавирустан мәҗбүри вакцинациягә каршы чыккан укытучының соравына җавап итеп китергән.

Русия хөкүмәтенең 31.01.2020 чыккан карарына ярашлы, инфекцияле авырулар йоктыру куркынычы зур булган һөнәрләрне башкаручылар мәҗбүри рәвештә коронавирустан вакциналанырга тиеш. Андый һөнәрләр исемлеге 1999 елда чыккан.

Исеме билгесез укытучы хөкүмәт карарын гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Сабурскаяга мөрәҗәгать иткән. Җавап итеп Сабурская әлеге сорау белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән.

Инфекция йоктыру куркынычы зур булган һөнәрләр исемлегендә караучысыз хайваннарны тоту һәм тәрбияләүне башкаручылар, канализация челтәренә хезмәт күрсәтүчеләр, инфекцияле авырулар белән эшләүчеләр, кешенең каны һәм биологик сыеклыклары белән эшләүчеләр, белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр бар. Шулай итеп, укытучылар һәм медиклар әлеге исемлеккә керә.

13 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин киләсе атнадан киңкүләм вакцинация башларга кирәклеген әйтте. Вице-премьер Татьяна Голикова гыйнвар ахырына кадәр халыкка коронавирустан 2,1 миллион доза вакцина җиткереләчәк дип белдерде. Татарстанда вакцина 57 урында ясалачак.

2020 ел декабре ахырында Русия сәламәтлек саклау министрлыгының фәрманы белән Илкүләм профилактика вакциналары календаре яңартылды. Аңа бер төркем кешеләргә, аерым алганда, табиблар, укытучылар һәм социаль хезмәткәрләргә коронавирустан вакцина ясау кертелгән.

Ләкин бу төр һөнәр ияләренә вакциналау мәҗбүриме-түгелме икәне ахыргача хәл ителмәгән. Шул ук вакытта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков түрәләрне вакциналау мәҗбүри булмаячак, аларга бары үзләре теләсә генә прививка ясала дип белдерде.

XS
SM
MD
LG