Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты грантын өч кенә татар проекты ала алган


Татарстаннан 45 проект грантка лаек дип табылган, аларның бары берсе генә татар мәдәниятенә кагыла.
Татарстаннан 45 проект грантка лаек дип табылган, аларның бары берсе генә татар мәдәниятенә кагыла.

Татарстаннан 45 проектка грант биреләчәк, шуларның берсе генә татар мәдәниятенә кагылышлы. Тагын ике грант Русия төбәкләрендәге татар оешмаларына бирелә.

Русия президенты грантларына быелгы бәйгенең беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан 45 проект грантка лаек дип табылган, аларны финанслау 60 миллион сумга төшәчәк. Проектларның бары берсе генә татар мәдәниятенә кагыла. "Рухи мирас" проекты 464 мең сумлык ярдәм алачак. Чистай районы мөхтәсибәте оештырган проект Чистайдагы иске татар зиратында XIII – XX гасырлар этнография истәлекләрен һәм каберлекләрне өйрәнү һәм саклауга юнәлтелгән.

Татар мәдәниятен үстерүгә йөз тоткан тагын ике проект Ульян һәм Төмән өлкәсе татарлары тарафыннан тәкъдим ителгән. 211 мең сумлык грант Ульян өлкәсе Муса татар авылы кешеләренең Рухи-әхлакый тәрбия үзәген ачуга тотылачак. Төмән өлкәсендә себер татарларының өлкән буын хатын-кызлары тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен эшләнгән "Әбием" програмы 1 475 мең сумлык дәүләт ярдәме ала.

Төмән өлкәсе татарларының "Әбием" проекты социаль эшмәкәрлек үрнәге булып тора. Аңа шунда яшәүче эшмәкәр Әлфия Кәбирова нигез салган. Ул Ялуторовски шәһәре татар әбиләре бәйләгән йон оекбашларны, чиккән түбәтәйләрне, башка кул эшләрен интернет аша сата, шулай итеп, өлкән яшьтәге ханымнар үзләренә өстәмә керем чыганагы ала. Коронавирус пандемиясе вакытында татар әбиләре битлек тегәргә кереште. Шушы ук проект кысаларында әбиләр өчен төрле дәресләр, лекцияләр, остаханәләр дә эшли. Аларны санактан файдаланырга, челтәрдә ялганлап акча урлаучылардан сакланырга да өйрәтәләр.

Грант ота алмаган татар проектлары арасында – "Сәләт" оешмасы проектлары, Рәшит Ваһапов исеменәге фестиваль. Түбән Камада халык рәссамы Әхсән Фәхретдинов музее каршында агачка бизәк төшерү иҗат остаханәсе төзүгә дә грант эләкмәгән. Арчада татар гөсләләрендә уйнау традицияләрен саклаучылар белән очрашулар, концертлар, уку семинарлары, остаханәләр оештыруга, "Болгар кунаклары" милли мәдәниятләр фестиваленә, Мөслим районында "Курчаклар иленә сәяхәт" курчак театрын булдыру, уку процессына халык уеннары һәм гореф-гадәтләрен кертүне күздә тоткан "Әйлән-бәйлән" этно-лагерен төзү, Башкортстанда Татар конгрессы төзегән "Башкортстан халыклары. Истәлекле дата һәм вакыйгалар календаре" мәгълүмати басмасын чыгаруга да акча бирелми. Керәшен яшьләренең бишенче форумы да ярдәм тапмаган.

Русия президенты грантына бәйгедә бары бер генә башкорт проекты җиңеп чыккан: "Әбием әкиятләре" сөйләм тел осталыгы онлайн-бәйгесе. Бу проектка 393 мең сумлык ярдәм күрсәтеләчәк.

Русия президенты грантларына быелгы бәйгенең беренче нәтиҗәләре буенча барлыгы 2 мең сәүдәгә корылмаган оешма 4,2 млрд сум алачак.

Узган елда да президент гранты алучылар арасында өч татар проекты бар иде.

XS
SM
MD
LG