Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "антиковид" паспортлар кертелә


COVID-19 вакцинасы ясаткан кешеләрдән чикләүләр алына, аларга кибетләрдә ташламалар да биреләчәк.

Башкортстанда яңа төр коронавирус инфекциясенә антитәнчекләре булган һәм бу чирдән вакцина ясаткан кешеләргә "ковидка каршы" паспортлар бирә башлаячаклар. Проект дүшәмбедә тормышка ашырыла башлый, февральдән шундый доументлар халыкка бирелә башлар дип көтелә. Бу турыда Башкортстан хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.

Паспорт дигитал форматта булачак, ул QR-код рәвешендә бирелә. Аны алыр өчен дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлергә кирәк булачак.

Коронавирустан вакцина ясаткан кешеләргә бер төркем өстенлекләр каралган. Андый кешеләр тамаша залларына чикләүсез кертелә (канун рөхсәт иткән 30 проценттан тыш), спорт ярышларында тулы трибунага утыра алачак. Кайбер кибетләр әлеге програмның партнеры булачак һәм QR-код белән ташламалар ясаячак дип аңлатты киңәшмәдә Башкортстан җитәкчесе идарәсе башлыгы Александр Сидякин.

Вакциналанган кешеләр хәрәкәт итү иреге ала. Алар фитнес үзәкләренә, шифаханәләргә, туристлык урыннарына чикләүсез йөри алачак. Укытучыларга өстәмә түләүләр һәм ял көннәре каралган. 65 яшьтән өлкәнрәкләр вакцина ясатса, алардан чикләүләр тулысынча алына.

Хәбиров әлеге чаралар вакцинаны популярлаштыру өчен күрелә дип аңлатты. "Бу чаралардан башка без коллектив иммунитетка ирешә алмаячакбыз, эпидемияне җиңә алмабыз. Кешеләр чирләвен дәвам итә, бик авыр чирлиләр" диде Хәбиров.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына карый, республикага "Спутник V" вакцинасы 18,84 мең данә килгән, февральдә 50,8 мең доза, мартта 100,7 мең доза килүе көтелә.

72 медицина оешмасы вакцинаны күчерү һәм саклау өчен җиһазланган һәм вакцина ясау нокталары булып эшли ала диелә. Тагын 13 оешма шул рәвешле эшләргә әзерләнә.

Рәсми саннарга карый, Башкортстанда 22 мең кешедә COVID-19 расланган, тәүлек саен 150дән артык кешедә коронавирус ачыклана. 165 кешенең үлеме коронавирустан булуы расланган. Моннан тыш, республикада тәүлек саен берничә йөз кешегә пневмония диагнозы куела.

XS
SM
MD
LG