Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы, публицист Рәфикъ Юныс вафат


Рәфикъ Юныс (1943-2021).
Рәфикъ Юныс (1943-2021).

Журналист, мөхәррир, язучы Рәфикъ Юныс 77 яшендә дөньядан китте. 

Озак еллар "Казан утлары" журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән, милли хәрәкәттә актив катнашкан җәмәгать эшлеклесе, язучы, журналист Рәфикъ Юныс 19 гыйнварда вафат булган. Бу турыда журнал хезмәткәрләре хәбәр итә.

"Редакциябездә зур югалту: озак еллар "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкарган Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 77 яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта мәрхүмнең хатыны Дания ханым хәбәр итте" диелә язмада.

Мәрхүм белән хушлашу урыны һәм вакыты соңрак билгеле булачак диелә.

Рәфикъ Юныс улы Юнысов 1943 елның 1 мартында Арча районы Кәче авылында туган. Журналист, публицист, шагыйрь. 1986 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2004 елда Гаяз Исхакый премиясенә лаек була. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

1969 елда КДУның журналистика факультетын тәмамлый, 1969-1985 елларда "Татарстан яшьләре" газетында эшли. Шул елларда Идел елгасының чыккан җиреннән башлап, елга буйлап җәяүләп сәфәр кыла, юлъязмаларын цикл итеп бастырып чыгара.

1985-1991 Рәфикъ Юныс Татарстан китап нәшриятында редактор, редакция мөдире, баш мөхәррир урынбасары була. 1992-2004 елларда "Идел" журналында баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. 2005 елдан "Казан утлары" журналында публицистика бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары була.

30 яшеннән соң Рәфикъ Юныс әдәби иҗатка килә. Аның "Вакыт чылбыры" дип аталган беренче шигырь җыентыгы 1982 елда басылып чыга. Соңрак тагын дүрт җыентыгы дөнья күрә.

"Аның шигырьләре шуның белән игътибарны үзенә җәлеп итә: беренчедән, ул бик җитди шагыйрь. Икенчедән, ул башка күп кенә шагыйрьләребез кебек күп сүзле дә, буш сүзле дә түгел. Аның укучыга әйтер сүзе бар. Төрле якка түгелми-чәчелми, җыйнак" дип бәя бирә Рәфикъ Юнысның шигъри иҗатына Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт.

1997 елда "Татарстан референдумы" тарихи-документаль әсәрен яза, ул 2000 елда Татарстан китап нәшриятында китап булып басылып чыга.

Рәфикъ Юныс — популяр җырлар авторы. Аның сүзләренә Сара Садыйкова "Туй җыры"н, Азат Хөсәенов "Хәтфә" җырын иҗат иткән.

Моннан тыш, аның танылган татарлар белән әңгәмәләреннән торган "Татар гаме" китабы дөнья күрде.

2015 елда Рәфикъ Юныс "Хәтер көне"ндә катнашкан иде. "Азатлык – минем өчен милләт үз хокукларын белергә, ул кысылып, кимсенеп яшәргә тиеш түгел. Үз телеңдә белем алу хокукы өчен дә азатлык кирәк. Кеше ирекле булып туган, шуны өчен дә көрәшү мөһим" дигән иде ул.

XS
SM
MD
LG