Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп яңа президент Байден инаугурациясенә өч сәгать кала Ак йорттан китте


Дональд Трамп.
Дональд Трамп.

Вазифасындагы соңгы минутларында ул 150гә якын кешене ярлыкау турында боерыклар имзалады.

АКШ президенты Дональд Трамп Вашингтондагы президент резиденциясеннән китте. Ул моны сайлауларда җиңеп чыккан Джо Байденның рәсми рәвештә вазифасына керешү тантанасына өч сәгать кала эшләде. Китәр алдыннан Трамп журналистлар алдында кыска гына чыгыш ясап алган. Ул Америка Кушма Штатлары президенты булуны үзе өчен дәрәҗә булуын әйткән.

Вазифасыннан китүче ил башлыгы резиденциядән хөкүмәт боралагына утырып очып киткән, аннары ул "Эндрюс" хәрби базасына төшеп утырган. Монда Трампның саубуллашу чарасы узарга тиеш. CNN язганча, АКШның 45нче президенты соңгы атнада беренче тапкыр халык алдында күренгән.
Вазифасындагы соңгы минутларында ул 150гә якын кешене ярлыкау турында боерыклар имзалады. Бу кешеләрнең күпчелеге караклыкта гаепләнә иде. Трамп шулай ук чит илләр файдасына лобби эшчәнлеген тыючы боерыгын гамәлдән чыгарды.

Чәршәмбе Вашингтонда АКШның 46нчы президенты Джо Байден инаугурациясе уза. Байден сишәмбе үзенең туган штаты Делавэрда хушлашу чыгышы ясады һәм 20 гыйнварда президент вазифасына керешер өчен башкалага килде.
Associated Press Дональд Трамп инаугурациягә килмәячәк дип язды. Ак йорт Байден очкычы "Эндрюс" хәрби базасына очып төшкән минутларда Трампның хушлашу видеосы чыгарды. Трамп яңа идарәгә уңышлар теләде. Associated Press 20 минутлык чыгышында Трамп Байден исемен телгә алмады дип искәртә.

XS
SM
MD
LG