Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Русиядә Навальныйны яклау чараларын булдырмаска тырыша


Алексей Навальный.
Алексей Навальный.

Германиядән кайтуына ук кулга алынган Навальный халыкны 23нче гыйнварда урамга чыгарга чакырган иде.

Русия шәһәрләрендә полиция "Матросская тишина" төрмәсенә бер айга утыртып куелган сәясәтче Алексей Навальныйны яклап чыгу очракларын булдырмас өчен тырыша. Активистларны тыйганда полиция гадәттә митинглар турында канунга һәм пандемия белән бәйле чикләүләргә сылтана.

Казанда да полиция 23 гыйнвар акциясенә чыгу ярамавын кисәтеп, активистларга хатлар тараткан. Шундый хатларның берсен "Апология протеста" Telegram-каналы күрсәтте. Хатта 23 гыйнвар чарасы дәүләт оешмалары белән килештерелмәгән дип искәртелә.

Петербурда Гостиный двор янында Навальныйның җирле штабы активисты Антонина Арефьева тоткарланган. Воронежда Григорий Северин 19 гыйнварда уздырган пикет өчен полиция бүлегенә китерелгән. Кировта Вадим Ананьин һәм Михаил Семеновка 10 кешелек акцияләрне уздыруны килештермәгәннәр. Бу чаралар 23 гыйнварда мэрия янында узарга тиеш булган.

Чәршәмбе көнне эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Навальныйның Омскидагы штабына килде. Рәсми рәвештә алар "карап чыгу өчен" килүләрен белдергән. Оппозиция активистлары техниканы алып чыгып китәрләр дип курка. Штабның Твиттерында координатор Ольга Картавцевага шимбә көнне протест акциясе оештырырга омтылышы өчен беркетмә язылуы әйтелә.

Навальныйны Җәзаларны үтәү федераль хезмәте соравы нигезендә 18 гыйнварда 30 тәүлеккә утырттылар. Бу аның Германиядән Русиягә кайтуының икенче көнендә эшләнде. Германиядә Навальный агуланудан соң дәвалау алды. Оппозиция сәясәтчесе һәм аның тарафдарлары 23 гыйнварда бөтен Русия буйлап митинглар уздырачакларын игълан итте.

XS
SM
MD
LG