Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура 23 гыйнвар чараларына чакырган сайтларны томалауны таләп итә


Канунсыз гамәлләргә чакыручыларга канун бозу ярамавы турында кисәтүләр ясалган дип хәбәр ителә прокуратура Telegram-каналында.

Русия баш прокуратурасы 23 гыйнварда килешенмәгән чараларда катнашырга чакырулар булган сайтларга керүне чикләүне таләп итә. Әлеге таләпне прокуратура Роскомнадзорга юллаган. Канунсыз гамәлләргә чакыручы затларга канун бозу ярамавы хакында кисәтүләр игълан ителгән. Бу турыда прокуратураның Telegram-каналында әйтелә.

Оешма "кисәтү чаралары" күрүен, "нигез булган очракта" гаепле кешеләрне административ җаваплылыкка тартачакларын белдерә.

Аннан алда Роскомнадзор TikTok һәм ВКонтакте социаль челтәрләреннән "балигъ булмаганнарны канунсыз протест акцияләрендә катнашуга чакырган" бөтен материалларны алып куярга таләп итте. Шул ук вакытта Роскомнадзор барлык социаль челтәрләр һәм медиаларны шундый чакыруларны таратуны булдырмаска өндәде. Кайсы чаралар турында сүз барганы Роскомнадзор белдерүендә әйтелми.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный 30 тәүлеккә төрмәгә утыртылганнан соң, тарафдарлары аны иреккә чыгаруны таләп итеп 23 гыйнварда акцияләр узачагын белдерде.

Шуннан соң TikTok кулланучылары протестлар турында видеолар чыгара башлады, ә ВКонтакте челтәре акцияләрдә катнашу планнары турында хәбәрләр чыгарды.

"Медуза" язганча, Навальный штаблары, Коррупциягә каршы көрәш фонды һәм кайбер медиа чараларынна социаль челтәрләрдә "бот"лар һөҗүм иткән. Моның ни белән бәйле булуы төгәл билгеле түгел. Ихтимал, ботлар аккаунтларны томаласынннар өчен тырыша диелә.

Русия шәһәрләрендә хокук саклау оешмалары Навальныйны яклап чыгышларны булдырмаска тырыша. Мәктәп һәм вуз укучыларына "Навальныйга азатлык!" акцияләрендә катнашкан очракта проблемнар булачак дип яныйлар, кайберләрендә студентларны вуздан куу турында кисәтәләр дип яза Baza.

Казанда да полиция 23 гыйнвар чарасына чыгу ярамавын кисәтеп, активистларга хатлар тараткан. Шундый хатларның берсен "Апология протеста" Telegram-каналы күрсәтте. Хатта 23 гыйнвар чарасы дәүләт оешмалары белән килештерелмәгән дип искәртелә.

Навальный 17 гыйнварда Шереметьево һава аланында тоткарланды, икенче көнне Химкидагы мәхкәмә аның 30 көнгә сак астын алды. Сәясәтче 2012 елдагы җинаять эше нигезендә аның шартлы җәзасын реаль җәзага алыштыру турындагы мәхкәмәгә кадәр кулга алынган дип фаразлана. Мәхкәмә февраль башына билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG