Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы төзелеш ширкәтләренең салым бурычы 1,5 млрд сумга җиткән


Рөстәм Миңнеханов аларны киләчәктә бөлгенлеккә төшәргә мөмкин ди.

Татарстандагы төзелеш ширкәтләренең салым бурычы 1,5 млрд сумга җиткән. Алар киләчәктә бөлгенлеккә төшәргә мөмкин. Бу хакта бүген Рөстәм Миңнеханов төзелеш министрлыгының еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Бу мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк. Алар киләчәктә бөлгенлеккә төшәргә мөмкин. Әгәр дә син салым, хезмәт хакы түли алмыйсың икән, димәк, бу проблемнарга китерүе ихтимал", диде президент.

Бүген Татарстанда 2 190 кеше алданган торак алучылар исемлегендә. Барлыгы җиде проблемлы йорт бар. Татарстан аларны быел төзеп бетерергә ышандырды. Моның өчен алданган торак алучылар фонды һәм республика казнасыннан 9 млрд сум акча бүленәчәк.

Узган ел Татарстанда 2 млн 680 мең дүрткел метр торак төзелгән. Ипотека кредитларын бирү 37 процентка арткан.

XS
SM
MD
LG