Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада урыс теленнән милләтара аралашу теле статусы алынды


Молдова Конституция мәхкәмәсе урыс теленең өстенлекле булуын Конституциягә каршы килә дип тапты.

Молдова парламенты бер ай элек кабул иткән урыс теленең милләтара аралашу теле статусы турында кануны гамәлдән чыгарыла. Шундый карарны Молдова Констиуция мәхкәмәсе пәнҗешәмбе кабул итте дип хәбәр итә Deutche Welle.

Конституция мәхкәмәсе рәисе Домник Маноле сүзләренчә, парламент 2020 елның 16 декабрендә кабул иткән канун "урыс теленә Молдова Республикасындагы башка милли азчылыкларның телләре алдында өстенлекле статус бирә". Бу исә республика төп канунында каралмаган. 2014 ел җанисәбе нәтиҗәләреннән чыгып, Конституция мәхкәмәсе илнең кайбер төбәкләрендә башка телләр, мәсәлән, украин теле урыс теленә караганда ныграк таралган булуын искәртә. Кайбер районнарда урыс телен халыкның өч проценттан да азрак өлеше куллана диелә.

"Моңа карамастан, халыклар арасында аралашу теле статусы алып, ул рәсми румын теле белән беррәттән квазирәсми статусы ала" дигән Маноле журналистларга.

Парламент хуплаган Молдовада телләр кулланылышы турындагы канун урыс теленә милләтара аралашу теле статусы һәм аны дәүләт идарәсе оешмаларында куллану мөмкинлеге бирә. Бу канун нигезендә, сорауларга урысча җавап бирүдән баш тарткан түрәләргә җаваплылык та кертелә иде.

Яңа канунны Конституциягә каршы килә дип танып, Конституция мәхкәмәсе оппозиция депутатлары дәлилләре белән килеште. Депутатлар бу документ ватандашларның күпчелегенең хокукларын боза һәм дәүләт теленең ролен түбәнәйтә дип белдергән иде.

Конституция мәхкәмәсенең карары мотлак үтәлергә тиешле һәм үзгәртелә алмый. Урыс теленә кагылышлы канун Конституция мәхкәмәсе карары кабул ителгәннән соң гамәлдә булудан туктый.

2020 елның ноябрендә Кыргызстанның Конституция киңәшмәсе әгъзасы Садирдин Торалиев урыс теленең рәсми тел статусын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән иде. "Без урыс теленә күнеккән, бәйдәге эт шикелле аның белән утырабыз. Мондый әйбер булырга тиеш түгел. Без телебезне югалтырга мөмкин. Кеше ул шундый, мәҗбүриләмәсәң, берни дә өйрәнмәячәк" дигән иде Торалиев. Кыргызстан Конституциясендә урыс теле рәсми тел дип язылган. 27 ноябрьдә Кыргызстанның Конституция киңәшмәсе әгъзасы Нурлан Шерипов "Яңа Конституциядә урыс теле статусы үзгәртелмәячәк. Кыргыз теле дәүләт теле, урыс теле – рәсми тел итеп расланган" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG