Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Башкортстанда террор гамәле булдырмый калынды дип белдерде


Бер кеше тоткарланган, ул хокук саклау оешмалары вәкилләренә һөҗүмнәр әзерләгән диелә.

Русия куәт оешмалары вәкилләре Башкортстанда 1995 елгы ирне тоткарлаган. ФСБның иҗтимагый элемтәләр үзәге белдерүенчә, ул хокук саклау оешмалары вәкилләренә һөҗүм әзерләгән. Бу кешенең элемтә чараларында Русиядә тыелган "Хәйәт Тәхрир аш-Шам" оешмасы вәкиле белән хат алышу тапканнар диелә. Әлеге вәкил чит илдә булган дип хәбәр ителә.

"ФСБ тарафыннан Башкортстанда террор гамәле булдырмый калынды. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 1995 елгы Русия ватандашы тоткарланды, ул хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренә кораллы һөҗүм ясарга әзерләнгән" диелә ФСБ хәбәрендә.

Тоткарланучының яшереп куйган җиреннән утлы корал, сугыш припаслары, кулдан ясалган шартлаткыч җайланма алынган дип тә белдерелә. Тоткарланучының кем икәнлеге әйтелми.

XS
SM
MD
LG