Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда нефть ширкәтендә шартлауда ике кеше һәлак булган


Сарман районында шартлау урыны. Татарстан прокуратурасы сайтыннан.
Сарман районында шартлау урыны. Татарстан прокуратурасы сайтыннан.

Ике кеше үлүе хәбәр ителә. Әлеге ширкәткә Миңтимер Шәймиев уллары хуҗа.

Татарстандагы нефть ширкәтләренең берсендә шартлау булган дип хәбәр итте медиа. Ике кеше үлгән, бер кеше яраланган диелә. Әлеге мәгълүматны Татарстан прокуратурасы да раслады.

Фаҗига Сарман районы Зур Нөркәй авылында урнашкан "Татарстанның кече нефть ширкәтләре" оешмасының ачык мәйданчыгында сынау вакытында булган. Ике эшче табиблар килгәнче үк үлгән. Бер эшче каты тән җәрәхәтләре алган диелә. Шартлау Казан вакыты белән 9.50дә булган дип белдерелә.

Прокуратура тикшерү эшләре башлаган, җинаять эше ачылган.

Күчемсез милек реестрындагы мәгълүматка караганда, "Татарстанның кече нефть ширкәтләре" Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевның уллары һәм оныгы —Айрат, Радик һәм Тимур Шәймиевлар кулында.

XS
SM
MD
LG