Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда активист Екатерина Матвеева тоткарланган


Екатерина Матвеева.
Екатерина Матвеева.

Матвеева 22 гыйнварда лицей бинасына бер укучының әнисен якларга килгән булган.

Мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыюга каршы хәрәкәт координаторы, активист Екатерина Матвееваны Казанның 127нче лицеенда тоткарлаганнар. Башка активистлар белдерүенчә, аны 8нче полиция бүлегенә китергәннәр.

ВКонтактедагы "Поборы в школах и детсадах" төркемендә хәбәр ителүенчә, Матвеева 22 гыйнварда лицей бинасына бер укучының әнисен якларга килә. Бу укучының ата-анасы баласына Манту тесты ясатудан баш тарткан, шунлыктан укучы мәктәпкә кертелмәгән.

"Бүген әлеге мәсьәләне мәктәп идарәсе белән тыныч кына хәл итәрбез дигән идек, ләкин лицей балигъ булмганнар эшләре идарәсе (ПДН) вәкилен чакырткан. Аларны ата-ана бурычларын тиешле үтәмәгән өчен беркетмә төзибез дип куркытканнар", дип язды активист Катерина Смирнова.

Казанның берничә мәктәбендә ата-аналар үз балаларын туберкулезга тикшертүдән баш тарткан. Мәктәпләр, шул исәптән 127нче лицей да Манту тесты яки туберкулез булу-булмауны ачыклаучы башка тикшерү узмаган балаларны укырга кертә алмый. Мәктәпләр бу уңайдан район поликлиникасына сылтана. Ата-аналар берничә көн элек прокуратурага да мөрәҗәгать иткән.

Екатерина Матвеева "Поборы в школах и детских садах" төркемен алып бара. Әлеге төркем мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы актив көрәште.

XS
SM
MD
LG