Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда шимбә көнге каршылык чараларында катнашучыларны штрафка тарта башладылар


Казандагы протест чарасы. 23нче гыйнвар, 2021 ел.
Казандагы протест чарасы. 23нче гыйнвар, 2021 ел.

Каршылык чарасын оештыру турында канунны бозган өчен уртача 10 мең сум штраф салына.

Казанда оппозиция сәясәтче Алексей Навальныйны яклап протест акциясендә катнашучыларны штрафка тарта башлаганнар. Шәһәрнең Вахитов районы мәхкәмәсе беренче карарлар кабул итте. "Idel.Реалии"га "Апологии протеста" юридик хезмәте хәбәр иткәнчә, мәхкәмә тоткарланучыларга 10 мең сум штраф сала. Алар Русиянең административ хокук бозу кодексының 20.2 мәддәсен бозган дип санала.

Тоткарланган кешеләрнең күпчелеген мәхкәмәгә алып бармыйлар. Утырыш полиция бүлегендә видеоэлемтә аша уза. Хәзер эчке эшләр бүлеге кешеләр белән тулы, дип сөйләгән тоткарланучыларның берсе "Idel.Реалии"га.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тоткарланучыларның мәхкәмә эшләренең барысы да видео элемтә аша узачак.

23 гыйнвар төнендә кайбер полиция бүлекләре тоткарланучыларны вакытлыча изоляторга күчергән. Бу эчке эшләр бүлеген бераз бушатыр өчен эшләнгән. Соңрак изоляторда да урын беткән. Дистәләгән тоткарланучы төнне богаулы килеш полиция автобусларында үткәргән.

23 гыйнварда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны азат итү таләбе белән Русиядә күпсанлы протест чаралары үтте. ОВД инфо мәгълүматларынча, Русиядә 3512 кеше тоткарланган.

Казанда узган каршылык чарасында 96 кеше тоткарланды. Алар арасында журналистлар да бар иде. Соңрак протокол төземичә генә алар җибәрелде.

XS
SM
MD
LG