Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Алексей Навальный штабы координаторы Лилия Чанышева биш тәүлеккә сак астына алынган


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Чанышева шимбә көнне тоткарланган иде.

Уфада Русия опозиционеры Алексей Навальный штабы координаторы Лилия Чанышева биш тәүлеккә сак астына алынган. Ул кичә Уфада протест чаралары башланыр алдыннан "канунсыз чарада катнашырга чакырган өчен" кулга алынган иде.

Бүген иртән активист Руслан Нуртдинов тоткарланды. Шимбә көнне узган протест чараларында актив катнашкан Нуртдиновка җәмәгать чараларын оештыру тәртибен кабат бозу турында протокол төзегәннәр. Әлеге маддә нигезендә аңа 150 меңнән 300 меңгә кадәр штраф яки 40 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яисә 30 тәүлеккә сак астына алу яный.

Шимбә көнне Навальныйны яклау Русиякүләм чаралары Уфада да узды. Анда ким дигәндә 90 кеше тоткарланды. Соңрак аларның күбесе җибәрелде.

XS
SM
MD
LG