Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда пневмония очраклары 150 процентка арткан


Республикада тәүлегенә 150дән артык кешедә коронавирус ачыкланса да, хастаханәләрдә COVID-19 белән авыручылар өчен үзгәртелгән урыннар башка авыруларга биреләчәк.

Башкортстанда пневмония очраклары узган елгы дәрәҗә белән чагыштырганда 150 процентка күбрәк булган. Бу турыда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе вакытында Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Республика хастаханәләрендә 6300 урын будырылган, шуларның 68 проценты тулган дип сөйләде Забелин. Аның сүзләренчә, республикада ОРВИ һәм грипп белән чирләү 2020 елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 30 процентка кимегән. Үлемнәр саны узган елныкы кебек үк дип белдерде министр.

Коронавирус очраклары әлегә бик кимемәсә дә, Башкортстан хастаханәләрендә коронавируслы авырулар өчен бүленгән урыннар киметелә. 15 февральгә кадәр барлыгы 1 мең урынны кыскарту күздә тотыла. 25 гыйнвардан 450 урын элеккечә башка төр авыруларны дәвалау өчен кулланыла башлаячак.

Уфадагы бишенче һәм унынчы хастаханәләр гадәти эш тәртибенә күчте, эпидемиология торышына карап, урыннар бушатылачак дип сөйләде Забелин. 29 гыйнвардан Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасы, 1 февральдән 10нчы дәүләт клиник хастаханәсе, 14 февральдән Куватов исемендәге РКБ авыруларны профиль буенча кабул итәргә әзер булачак диде министр.

Шулай ук Кыйгы, Учалы, Баймак, Иглин, Благовещенски, Мәләвез һәм Октябрьскида да район һәм шәһәр хастаханәләре планлы кабул итү тәртибенә күчәчәк диде.

Рәсми саннарга караганда, 25 гыйнварга Башкортстанда яңа төр коронавирусны 23 242 кеше йоктырган, узган тәүлектә тагын 168 кешедә COVID-19 расланган. 547 авыру стационарда дәвалана, 57 пациент интенсив терапия бүлегендә, 15 кеше үпкә җилләтүгә тоташтырылган.

Башкортстанда коронавирустан вакцина ясату дәвам итә, барлыгы 13842 кеше беренче компонент белән вакциналанган. Гыйнвар-февраль айларында тагын 151 500 доза вакцина кайтачак диде министр.

XS
SM
MD
LG