Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Спутник V" вакцинасы яман шеш авыруларына ярамаска мөмкин


Аутоиммун җитмәүчелек һәм яман шеш авыруларына Русиядә эшләнгән “Спутник V” коронавирус вакцинасын саклык белән ясарга кушыла.

Русиядә чыгарыла торган "Спутник V" вакцинасының аңлатма кәгазендә яңа кисәтү барлыкка килгән – онкология чирләре булган пациентларга аны зур саклык белән кертергә кушылган. "Фармацевтический вестник" басмасы язганча, шундый күрсәтмә "Гам-КОВИД-Вак" вакцинасы аңлатмасына 2020 елның 25 декабрендә кертелгән. Бу турыда язу даруларның дәүләт реестрында дөнья күргән.

Вакцина аңлатма язуында язылганча, "мәгълүмат җитмәү сәбәпле" вакцинация аутоиммун авырулары һәм яман шеше булган авыруларга куркыныч тудырырга мөмкин.

Документта әйтелгәнчә, мондый очракларда вакцина ясау турында карар һәр пациент өчен аерым кабул ителә, аның куркынычы яки файдасы бәяләнә диелә. "Бу "Спутник V" вакцинасының иминлеге белән берничек тә бәйләнмәгән һәм бу онкология авырулы пациентларга вакцина ясатырга ярамый дигән сүз түгел" диелә аңлатмада.

Химия белән дәвалану алучыларның вакцина ясаткач иммун җавабы тиешле күләмдә булмаска мөмкин диелә. Вакцинаны дәваланудан соң бер ай узгач ясату киңәш ителә. Дәвалану да вакцина кадагач бер айдан соң гына башланырга тиеш диелә.

Гамалеи үзәге эшләгән вакцинаны ямаш шеш белән авыручыларда сынау башкарылмаган. Якын арада белгечләр вакцина ясап карау өчен ихтыярыйлар туплауны башлаячак дип хәбәр ителә.

Pfizer һәм Moderna вакциналарына аңлатмаларда исә аларны аллергиясе булган кешеләргә ясау тыела диелгән. Иммун системы җитешсезлекләре булган һәм онкология авырулы пациентлар бу турыда вакцина ясатыр алдыннан хәбәр итәргә тиеш диелә. Техастагы Андерсон исемендәге онкология үзәге исә андый авыруы булганнарга вакцина ясау куркыныч түгел дип турыдан-туры белдерә.

XS
SM
MD
LG