11 яшеннән чабата үргән Нәгыймулла Хәбибуллинга хәзер 90 яшь. Ул Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында туып үскән. Ике малай, ике кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер тормыш иптәше белән кызларында яши. Чабата остасы Азатлыкка үзенең тормышы һәм чабата үрү серләре турында сөйләде.
Нәгыймулла абый олы яшьтә булуына карамастан сәламәтлегенә зарланмый. Сугыш чоры баласы буларак авыр эшне күп күргән, яшьли печәнен дә чапкан, үгез җигеп җирен дә сукалаган, кулдан чәчү чәчкән, көтүен дә көткән. Боларга өстәп әтисе сугышка киткәч, 11 яшендә чабата үрергә дә өйрәнгән. Бу шөгылен хәзер дә дәвам итә. Кем сорап килә шуңа чабатаны теләсә кайсы размерда үреп бирәм, ди ул.
"Минем әни тормышка чыкканда чабата үрә белгән. Алты баланың бишенә чабата үрергә әни өйрәтте. Ул үзе белгәнне без балаларына өйрәтеп калдырды. Мин яшь чакта авылда күпләр чабата үрде. Үрә белмәгәннәр сатып алды.
Үзем мин чабата киеп үстем. Күп вакыт җылы киемем булмады. Печәнгә үгез җигеп йөрдек. Бер тишек ботинкам бар иде. Кич утырырга шуны киеп бара торган идем.
Әтине сугышка озатканны бүгенгедәй хәтерлим. Әти китер алдыннан башка авылдагы сеңлесе белән хушлашырга керде. Мин дә әтигә шул авылга кадәр ияреп барганны хәтерлим. Әти сугышка 1941 елның җәендә 39 яшендә аягына чабата киеп киткән иде", ди ул.
Нәгыймулла абый чабата үрү өчен кирәк булган юкә агачына яшьләй урманга үзе йөри торган булса, хәзер юкәне улы алып кайтып бирә икән.
Бу юлы урманга үзе менәсе итте. Чабата ясаячак яшь юкә агачын да үзе сайлады. Кисүен кисмәсә дә, юкә кабыгын салдыруны да үзе башкарды. Яшь юкә табылса аннан ясалган чабата ныграк була икән.
"Чабата үрер өчен материал әзерләү электән бик авыр иде. Юкә кискәнне урманчы күрсә, арбаны да юкәне дә алып кала торган иде. Хәзер менә чабата өчен юкәгә барсаң, ник бу юкәне кисәсең дип әйтүче юк", ди ул юкә кабыкларын кочагына җыеп.
Нәгыймулла абый чабаталык материалны башта иске мунчасында эшкәртә. Чабата юкәсен кирәкмәгән тышкы каерыдан арындыра. Чабата үреләчәк төп бауны да мунча тоткасына бәйләп үреп куя. Өйгә чиста эшне генә калдырам, ди ул.
"Чабата үрү өчен яшьрәк юкә агачы кабыгы, калып һәм шөшле кирәк. Юкәне җәен әзерләп калдырсаң яхшырак. Үз гомеремдә ким дигәндә бер мең чабата үргәнмендер. Чабата ясау бик мәшәкатьле эш. Юкә тасмалары 24 тапкыр борылып чыгарга тиеш. Аны без кич утырып ясый идек. Чабатаны заманында сатарга һәм үзебезгә кияргә дип үрдем", ди ул чабатасын үргәндә тормыш юлын сөйли-сөйли.
"Безнең авылда чабата үрүче берәү дә калмады инде. Нәрсәгә үрсеннәр инде бер караганда. Бер оныкны чабата үрергә өйрәтә башлаган идем, өйрәнеп бетерме белмим. Аңа кирәкми дә инде ул, тик шулай да бу һөнәрне белеп торсын иде дим. Көнгә бик тырышсаң ике пар чабата үрергә була.
Иң кечкенәсе 35нче размерга кадәр ясаган бар чабатаны. 35тән 45кә кадәр алучы бар. Авыл җирлеге рәисе 45нче размерлыны ясаттырып алды.
Чабата җәй көне ничә көнгә чыдаганын әйтә алмыйм. Ә кыш көне тауга утынга менгәч бер көндә үкчәсе тишелә иде. Аны ямый торган идек. Чабатаны тула оек белән кия торган идек. Тула оек сарык асраган кешедә генә була торган иде", ди ул.
Аның сүзләренчә, чабатаны сугыштан соң да кигәннәр. Авыл кызлары утырмага барганда күрше авылга чабата киеп барган, барасы авылга килеп җиткәч, букчасыннан галушын алып кигән. Кешенең галуш алырга акчасы булмаганга күрә, галушын туздырмас өчен шулай эшләгән.
"Элек бит читекне байлар гына киде. Гади халыкның читек алырга акчасы булмады. Читек булса, кеше кия инде ул читекне. Чабата ясауның бер өйрәнеп алгач, бер авырлыгы да юк. Белмәсәң генә читен кебек күренә. Оста ясаучылар үзләре ясаган чабаталарны "уфалла" арбасына төяп Чистайга, Биектауга кадәр алып барып саталар иде. Әниләрнең җиләк сатып ипи алып кайтканнарын хәтерлим, чабатаны ничә сумга сатканнарын хәтерләмим менә", ди Нәгыймулла абый яшь вакытларын искә төшереп.
"Үзем бер пар чабатаны 3 сумга сатканны хәтерлим. Ул вакытта ашханәдә 30 сумга ашап була торган иде. Хәзер сорап килсәләр, бер пар чабатаны 300 сумга ясыйм. Машинага элә торган кечкенә сувенир чабаталарны 100 сумга алалар", ди ул чабатасын үрүен дәвам итеп.
Нәгыймулла абый чабатаны 1951 елда армиягә киткәнче кигән. 1954 елда армиядән кайтканда чабата кимиләр иде инде, халык кирза күн итекләр кия башлады, халыкның күн итек алырга бераз акчасы булды, ди ул.
"Армиядән кайткач бик чабата үрмәдем. Көтү көткәндә кайчак иптәшләргә үреп бирә торган идем. Аннан бөтенләй туктадым. Моннан 10 еллар элек шушы якның Тәлгать исемде эшмәкәре чабата үреп бирүне үтенде. Аның кафесына куярга чабата үреп бирдем. Менә шуннан соң миннән артистлар чабата ясап бирүне сорый башладылар. Балык бистәсеннән дә, Сабадан да, Яшел Үзәннән дә, Мамадыштан да килеп алучылар булды. Чабатаның зурысын да, бәләкәен дә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да бүләк иттем. Хәзер никтер сораучы юк. Авыл кешесе элегрәк өйгә куяр өчен чабата үрдергәләде. Сувенир итеп үрелгән кечкенәләрен машиналарга куярга дип ясатып алдылар ", ди чабата ясаучы.
Әллә ничә мәртәбә бүтән чабата үрмим дип әйтсә дә, кеше сорагач үреп бирми булмый, ди ул. Хәзер кешенең чабата кимәвенә үзе битараф карый. "Куансам да, куанмасам да барыбер инде, минем гомер беткән инде хәзер", ди.
Ул ике ел рәттән авыл Сабантуена да чабата киеп чыккан. Сорагач, чабата киеп юкәдән үрелгән тубал белән чәчү дә чәчеп күрсәткән.
Нәгыймулла абый чабатасын үргән вакытта элекке елларны искә төшерә. Сталин үлгән чакны да хәтерли.
"Сталин мин армиядә вакытта үлде. Хәзер бөтен әшәкелекне Сталинга аударалар. Сталин балаларга кузак ашатмагыз дип әйтмәгәндер инде ул. Ул вакыттта Сталин турында шушы кеше начар итеп әйтте дип әйтсәләр, ул кешене шунда ук алып киткәннәр. Сталин кануны дип элек милиция, колхоз рәисләре гади кешене талап йөргән.
Берсендә мин сука тотып җир сукалаганда атларны туктатып, өлгереп килгән борчак кузагын ашап аласы иттек. Шунда безне Исмәгыйль Бикбаев дигән кеше тотып алды. Атларның бауларын кисеп ташлаган иде. Кузак ашаган өчен үзебезне авыл советына алып менеп кыйнаганнар иде.
Малай чакта кузак ашап булмый иде. Тотып йә кыйнап кайтаралар иде, йә берәр киемеңне алып калалар иде", ди ул.
Сугыш бетте дигән көнне яхшы хәтерли ул. Кемдер елады, кемдер сөенде ул көнне, ди. Сугыш бетүне авылында әллә ни бәйрәм итүче булмаган.
"Халык арган иде, сугыш беткәч тә тиз генә әйбәт тормыш китмәде әле. Әтинең леспромхоздан эшләгән җиреннән сугышка китүе безнең өчен әйбәт булды. Сугыштан кайтмаган эшчеләрнең гаиләләренә паек бирделәр. Колхозчыга андый паек булмады. Анда эшләгән кешеләр сугышта үлгән булса, гаиләсенә аена 12 ипи бирә торган булганнар. Мин әти өчен онлата алып кайта идем", ди Нәгыймулла абый сугыштан соңгы еллар турында исенә төшереп.
Чабата үрүне 11 яшеннән башласа да, аны үрүне һаман да ташлый алмый, шуның белән җенләнәм әле мин, ди.
"Эш юк вакытта чабата үреп утырсам, мин үземә бер рәхәтлек табам, беләсеңме. Күңелем тынычлана. Чирләмәгән кебек булам. Кан басымым да күтәрелми шикелле", ди ул.
Үзе чабатасын үрә, үзе озак яшәвенең серләре белән дә уртаклашып ала.
"Беләсеңме, яшьрәк чакта иптәш малай белән, без 60ка җитәрбез микәнни дип уйлый идек. Бер дә уйламаган идем 90га җитәрмен дип. 90га да җиттем. Телевизорны бик карамасам да, газет-журналларны укып барам. "Акчарлак" газетын яратып укыйм.
90га кадәр яшәүнең сере, минемчә, күп ашамау һәм күп йокламау. Һәм эштән курыкмаска кирәк. Урманны яратырга, тәмәке тартмаска кирәк, минемчә.
Ә менә бәхетле булу өчен беренче чиратта иптәшең белән тату яшәргә кирәк һәм тормышта бик тырыш булырга кирәк. Үзем тырыш булдым. Эшләмәгән эшем калмады. Бер эштән дә куркып тормадым. Хәтта бер урыс өчен табутка кадәр ясадым. Артка борылып карасам, хәзер үкенерлек берни дә калмады дияр идем", ди Нәгыймулла абый.
Нәгыймулла абый сүз уңаеннан, "Татар түрә булса, чабатасын түргә элә" дигән гыйбарәнең мәгънәсенә дә тукталып үтте.
"Татар түрә булса, үзенең түрәлеген күрсәтергә тотына булып чыга инде. Монда сүз чабата турында бармый, татарның гадәте турында бара. Түрә бит ул чабата кими, чабатаны тотып та карамый", ди ул.
Нәгыймулла абый чабата үрү турында сөйләгән арада татар теленә кагылышлы борчуларын да әйтми калмый. Аның сүзләренчә, татарны татар үзе бетерә.
"Хәзер бит оныкчыклар белән урысча сөйләшкән булалар. Татарның теле бетсә, үзе дә бетә инде ул. Иң беренче тел кирәк. Тел киләсе елда бетә дигән сүз түгел ул, әмма болай барса, алга таба бетәргә мөмкин. Безнең әби-бабайлар нинди авыр елларда да кача-поса булса да динне дә, шулай ук телне дә саклап калганнар", ди ул офтанып.