Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы “Уфаоргсинтез” корылмасында янгын кеше үлеменә китергән


Гомум фото.
Гомум фото.

“Башнефть” ширкәтенә керүче корылмада синтетик спирт сакланучы мичкә шартлаган диелә. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Уфадагы "Уфаоргсинтез" корылмасында шартлау булып, янгын чыккан. Бер кеше яраланган. Тагын бер кеше башта хәбәрсез югалган дип саналган, соңрак аның үле гәүдәсе табылган.

Башкортстан гадәттән тыш хәлләр идарәсе белдергәнчә, корылмадагы янгын 26 гыйнвар җирле вакыт белән 6.33тә тулысынча сүндерелгән. 44 берәмлек техника, 127 кеше катнашкан.

Янгын 25 гыйнвар кич белән "Уфаоргсинтез"ның газ аеру бүлегендә чыккан. Синтетик спирт сакланучы мичкәләрдән сыеклык агып чыккан. Бер мичкә шартлаган, икенчесе янып китеп, газ 10-15 метр биеклектәге ялкын булып янган.

Янгында зыян күргән кеше токсикология бүлегенә дәвалануга җибәрелгән диелә.

"Уфаоргсинтез" корылмасы "Роснефть"нең бер бүлгесе булган "Башнефть" ширкәтенә керә.

XS
SM
MD
LG