Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 гыйнвар акциясе өчен тоткарланучылар саны белән Казан өченче урынга чыккан


Казан. 23 гыйнвар.
Казан. 23 гыйнвар.

Тоткарланган 200дән артык кешенең кайберләренә штраф салынган, кайберләрен мәхкәмә берничә тәүлеккә сак астында калдырган.

23 гыйнвар протест чаралары өчен тоткарланучылар саны ягыннан Казан, Мәскәү һәм Петербурдан гына калышып, өченче урынга чыккан. Якшәмбе һәм дүшәмбедә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе барлыгы 200 кешегә штраф һәм сак астына алу җәзасы биргән. Тоткарланучыларның күпчелегенә 10 мең сум штраф сугылган. Навальныйның Казандагы штабы җитәкчесе Олег Емельянов 10 тәүлеккә сак астына утыртылган.

Татарстан хакимияте һәм Татарстан президенты матбугат хезмәте 23 гыйнвар протест чарасында катнашучыларның һәм анда тоткарланганнарның санын әйтми. ОВД-инфо саннарынча, Казанда ким дигәндә 124 кеше тоткарланган. Шул ук вакытта Вахитов районы мәхкәмәсенә ике көн эчендә 203 эш кергән.

ОВД-инфо Татарстанның башка шәһәрләрендә тоткарланучылар санын да китерә. Чаллыда 23 кеше, Түбән Камада – 20, Әлмәттә сигез кеше тоткарланган.
Юристлар Казанда кешеләрне нигезсез рәвештә җаваплылыкка тарттылар дип белдерә. "Аларны канунсыз чара оештыру һәм уздыруда гаеплиләр. Ләкин килешенмәгән митингта катнашучылар җәмәгать тәртибен бозган очракта гына, ягъни исерек булсалар, корал алып килсәләр һәм башкалар булганда гына җавапка тартыла ала. Ләкин беркемгә дә җәмәгать тәртибен бозу гаебе белдерелмәде" дип аңлаткан юрист Эльза Нисанбекова "Коммерсант"ка.

Ул тоткарланучыларның хокуклары бозылуын әйтә. Күпләрен полиция бүлегендә 48 сәгатьтән артык тотканнар, кайберләрен вакытлы изоляторга утыртканнар. Кемдер төнне автобуста кунарга мәҗбүр булган. Юристларны полиция бүлегенә кертмәгәннәр.

"Матросская тишина" төрмәсенә 30 тәүлеккә утыртылган оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны иреккә чыгаруны таләп итеп, 23 гыйнварда Русиянең йөздән артык шәһәрендә килешенмәгән митинглар узды. Полиция 3 меңнән артык кешене тоткарлады, ике дистәгә якын җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG