Татарстан журналистлар берлеге куәт структуралары белән эшлекле элемтә урнаштырырга җыена. Бу хакта берлек рәисе, ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов журналистлар берлегендә оешманың әгъзаларын җыеп сөйләде. Ул 23 гыйнварда оппозицион сәясәтче Алексей Навальныйны яклап узган протест чараларын яктыртырга чыккан журналистларны тоткарлауга аңлатма бирде.
"Куәт структуралары җитәкчеләре белән элемтәдә тордык. Мәсьәләне (журналистларны тоткарлауны) тиз арада хәл итәр өчен көне буе телефон аша элемтәдә утырдык. Без аны тиз арада хәл итә алдык. Кайбер хезмәттәшләр миннән кискен белдерүләр ясарга чакыра. Минем уйлавымча, безгә кискен фикер белдерергә кирәкми. Без бергәләп эшләргә тиеш, чөнки бу беренче һәм соңгы чара булмаячак. Безгә журналистларны саклар өчен конструктив эш оештырырга кирәк. Киләчәктә аларга экстремаль вәзгыятьтә эшләр өчен шартлар тудыру кирәк", диде ул.
Журналистларны тоткарлау турында элегрәк төрле матбугат чаралары җитәкчеләре үз фикерен җиткерде. "Татар-информ"ның баш мөхәррире Ринат Билалов берьюлы биш журналистны тоткарлауларын белдереп, моны мәгънәсезлек дип атады. Әминов әлеге фикерләр белән килешүен белдерде.
23 гыйнварда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны азат итүне таләп итеп Русия шәһәрләрендә каршылык чаралары узды. Тоткарланучылар саны белән Казан, Мәскәү һәм Петербурдан гына калышып, өченче урынга чыкты. Якшәмбе һәм дүшәмбедә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе барлыгы 200 кешегә штраф һәм сак астына алу җәзасы биргән. Тоткарланучыларның күпчелегенә 10 мең сум штраф сугылган. Тоткарланучылар арасында журналистлар да күп иде.