Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Рамай Юлдаш ВКонтактедагы язмасы өчен 10 мең сум штрафка тартылды


Рамай Юлдаш
Рамай Юлдаш

Рамай Юлдаш башкорт халкына карата нәфрәт уятуда гаепләнә.

26 гыйнвар Мари Иле республикасында яшәүче татар активисты Рамай Юлдашны мәхкәмә 10 мең сум штрафка тартты. Бер көн элек аны прокуратурага чакыртып, административ эш ачу турында карар тапшырганнар иде. Рамай Юлдаш 30 октябрь ВКонтакте челтәрендә бастырган язмасы өчен башкорт халкына каршы нәфрәт уятуда гәепләнде.

Әлеге маддә нигезендә 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф, йә 15 тәүлек сак астына алу, йә мәҗбүри эш җәзасы каралган. Хөкемдар Рифкать Сабирҗанов Рамай Юлдашны гәепле дип таныды һәм аңа 10 мең штраф салды.

"Мин бу карарны аппеляциягә бирергә җыенам", диде Рамай Юлдаш Азатлыкка.

Прокуратура документында әйтелгәнчә, ВКонтактедагы постта башкорт милли хәрәкәте вәкилләре татар телен кысрыклауда гаепләнә.

"Башкортлар нишли? Башкорт элитасыннан беркем дә, беркайчан да татарларның башкортлар белән тигез хокуклы булуларын яклап чыкмады. Алар барысы да татар теленең башкорт теле белән тигез хокуклы булуына, татар теленең дәүләт теле статусына каршы чыга. Бу Башкортстанның татар телле халкы саны башкорт телле халкыннан ике тапкыр артыграк булуына карамастан эшләнә" диелгән ул постта.

Башкорт милли активистларының татар әдәби теле нигезендә яткан урта диалектын "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип атавы да искәртелә.

"Бу ни дигән сүз? Димәк, башкортлар татарларга дус халык булырга теләми. Башкортларны берничек тә татарларның туганнары дип атап булмый" диелгән язмада.

Башкорт милләтчеләренең гамәлләренә җавап итеп, татарлар "татар-башкорт" дигән атамалардан баш тартырга тиеш дип саный пост авторы.

Татарлар башкортларны "туганнар" дип атаудан туктарга, "татар-башкорт" атамасы белән иҗтимагый оешмалар, клублар, түгәрәкләр ачмаска, булганнарын да "татар оешмасы" дип кенә атый башларга тәкъдим итә. Бу оешмаларда эшчәнлек татарлык юнәлешендә генә булырга, ә башкортлар бу оешмаларда татарларның бер өлеше буларак кына каралырга тиеш дип белдерелә.

Моннан тыш, "бүгенгә кадәр ялгыш рәвештә башкортныкы дип аталган" төньяк, төньяк-көнбатыш, көнбатыш ыруларын ачык төстә "татарныкы" дип атый башларга кирәк дигән автор.

Рамай Юлдаш әлеге постны мин язмадым, башка бер социаль челтәрдән күчереп куйган идем, диде. Әлеге вакытта язма алып куелган. Азатлык ачыклавынча, мондый эчтәлектәге пост Facebookтагы бер төркемдә бар.

XS
SM
MD
LG