Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда инвестицияләр күләме 2015 ел күрсәткеченә төшкән


Талия Миңнуллина.
Талия Миңнуллина.

Республикага чит ил инвестицияләре 25 процентка кимегән. Шул ук вакытта Талия Миңнуллина инвестицияләр килүне Татарстанда хакимиятнең дәвамчылыгы булуында дип саный.

Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме 2015 ел күрсәткеченә төшкән. Әлеге саннар республиканың инвестицияләр үсеше агентлыгының еллык киңәшмәсендә китерелде.

2020 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 602 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2015 елгы күрсәткечтән дә азрак. Ул вакытта республика 617 млрд сум җәлеп итә алган. 2019 елда исә 640 млрд сумга җиткән була.

"Төп капиталга инвестицияләр күләме алты процентка төште. Чит илдән инвестицияләр күпкә кимеде. Шәхси инвестицияләр дә алты процентка азайды. Шул ук вакытта Русия төбәкләреннән инвестицияләр 13,7 процентка артты", диде агентлыкның җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Чит ил инвестицияләренең күпмегә кимүе әйтелмәде. Ләкин 2020 ел ахырында узган матбугат очрашуында Рөстәм Миңнеханов 25 процентка азаюын белдергән иде.

Шуңа да карамастан, Татарстан Русиянең стратегик инициативалар агентлыгының рейтингында инвестицияләр җәлеп итүдә икенче урынны саклый алган.

Талия Миңнуллина инвестицияләр килүне Татарстанда хакимиятнең дәвамчылыгы булуында дип әйтте.

"Без Татарстанны тәкъдим иткәндә, безгә Миңнехановны беләбез диләр. Бу бик яхшы. Республика хакимиятендә булган дәвамчылык тотрыклылык бирә. Бу безгә яңа инвесторлар килүгә һәм халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыруга нигез булып тора", диде ул.

XS
SM
MD
LG