Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкә мәхкәмәсе Коръән тәфсирен экстремист дип танучы карарны көчендә калдырды


ФСБның лингвистик экспертизасы тәфсир китапларында "экстремист сыйфаттагы сүзләр" тапкан иде.

26 гыйнварда Самар өлкә мәхкәмәсе Самар шәһәренең Красноглинский район мәхкәмәсенең Коръән тәфсирләрен экстремист дип тану турындагы карарына шикаятен канәгатьләндерүдән баш тартты. Район мәхкәмәсе 2020 елның августында гарәпчәдән Эльмир Кулиев тәрҗемәсендә Абд ар-Рахман әс-Саади аңлатмалары белән бирелгән "Облегчение от Великодушного и Милостивого" (1нче һәм 3нче томнар) китапларын экстремист дип таныган иде. Өлкә мәхкәмәсе карары хакында Idel.Реалии хәбәр итә.

Мәхкәмәдә прокуратура вәкилләре бу җыентыкны тыю таләбе аның Самар өлкәсендәге Красный пахарь бистәсендә мөселман гыйбадәт йортында "сәләфиләр төркемендә" шартлаткыч белән бергә табылуы белән бәйле дип аңлаткан.

2018 елның мартында ФСБның Самар идарәсе башкарган экспертиза китапларда "дингә карата ("яһүдиләр", "христианнар", "кәферләр" төркемнәренә карата) нәфрәт, дошманлык яки ызгыш уятуга юнәлтелгән экстремист сыйфатлы гыйбарәләр" тапкан иде.

Бу китап Асламбек Эжаевның "Умма" нәшрият йортында "Ислам китапханәсе" сериясендә дөнья күргән. Аңа кадәр Самарның Красноглинский район мәхкәмәсе бу сериядә чыккан ун китапның сигезен шулай ук тыйган иде.

Самарның Красноглинский район мәхкәмәсендә мөселман дини китапларына каршы мәхкәмә эше 2019 елның 31 гыйнварында каралды. Әс-Саади тәфсиреннән кала, прокуратура "Китаб" һәм "Эксмо" нәшриятларының "Комментарий к Великому Корану Мухтасар" (кыскартылган), Абу-ль-Фидаа Исмаил ибн Умар ибн Касир ад-Димашкның "Тафсир аль Куран аль-Азым" китапларын да экстремист дип тыюны таләп итте.

XS
SM
MD
LG