Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин мөфти вазифасына бердәнбер намзәт булып расланды


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Республиканың баш казые вазифасына да Җәлил Фазлыев бердәнбер намзәт булып тәкъдим ителде. Сайлау җыены 12 апрельгә билгеләнде.

27 гыйнвар көнне Казанда Татарстан диния нәзарәтенең пленум утырышында Татарстан мөфтие һәм баш казые вазифаларына намзәтләр расланды. Мөхтәсибәтләр үз намзәтләрен 25 гыйнварга кадәр тапшырырга тиеш иде.

30 мөхтәсибәт җыенында Татарстан мөфтие вазифасына бары тик бер намзәт – хәзерге мөфти Камил Сәмигуллин тәкъдим ителде. Баш казый вазифасына шулай ук бердәнбер намзәт – хәзерге казый Җәлил Фазлыев тәкъдим ителде. Татарстан мөфие һәм баш казыен сайлау альтернативасыз узачак.

Пленум утырышында Татарстан мөселманнары җыенын үткәрү вакыты да билгеләнде, ул 12 апрельдә үтәчәк. Мөфтине һәм баш казыйны сайлау шул җыенда оештырылачак.

Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтиятен 2013 елдан бирле җитәкли. Быел да сайлану очрагында ул Татарстан диния нәзарәтен өченче тапкыр җитәкләячәк. Мөфти дүрт елга сайлана.

Җәлил Фазлыев Татарстан баш казые вазифасын 2006 елдан бирле үти.

XS
SM
MD
LG