Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупция дәрәҗәсе рейтингында Русия Габон һәм Малави белән бер урында


Русиядә коррупция белән системлы көрәш алып барасы урында кануннарда кайбер урыннарны үзгәртү һәм берән-сәрән җинаять эшләре ачу белән шөгыльләнәләр диелә.

Дөньяда коррупция торышын өйрәнү белән шөгыльләнүче халыкара Transparency International оешмасы төзегән рейтингта Русия сигез урынга менеп, 129нчы урынны биләгән. Бу күрсәткечтә ул Габон, Малави, Мали һәм Азәрбайҗан белән бер урында тора.

30 берәмлекне тәшкил иткән индекс "коррупцияне тоюның бик югары дәрәҗәсе" буларак билгеләнә. Русиядә коррупция белән системлы көрәшү кануннарда кайбер урыннарны үзгәртү һәм берән-сәрән җинаять эшләре белән алыштырыла диелә оешма хисабында.

Русиянең күрсәткечләрен яхшырту өчен, Transparency мәхкәмә системының бәйсезлеген тәэмин итәргә, сайлауларга намзәтләрнең тигез хокуклы булуын, кануннарны лобби төркемнәреннән бәйсез рәвештә кабул итүне киңәш итә. Моннан тыш, ялган мәгълүмат бирү кампанияләрен булдырмау, корупциягә каршы көрәшүчеләрне яклау, коррупциягә һәм акча юуга каршы тору өлкәсендә халыкара берләшүне көчәйтергә кирәк диелә.

Рейтинг бөтен дөнья буйлап экспертлар һәм эшмәкәрләрдән сораштыру нигезендә төзелә. Ноль балл дәүләт секторында коррупция дәрәҗәсенең иң зур күрсәткечен, 100 балл – иң түбән күрсәткечен аңлата.

Рейтинг башында – Дания һәм Яңа Зеландия, алар 88 балл алган. Иң түбән индекс – 12 балл – Көньяк Судан һәм Сомалига бирелгән. АКШ 67 балл белән 26нчы урында. Бу 2012 елдан бирле аның рейтингта иң түбән урыны. Беларус 63нче урынны били, Украина 117нче урыннан 121нче урынга төшкән.

XS
SM
MD
LG