Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа сәнгать институтының “Нур” татар дәүләт театры өчен җыелган махсус курсына ун студент кабул ителәчәк


"Нур" театры
"Нур" театры

Мондый төркем соңгы тапкыр 2015 елда җыелган булган.

Уфа сәнгать институты "Нур" татар дәүләт театры өчен махсус курс җыя. Бу хакта 27 гыйнвар әлеге уңайдан узган онлайн матбугат очрашуында әйтелде.

Барлыгы ун студент кабул ителәчәк. Көндезге бүлектә уку дүрт ел барачак. Кабул итү өчен урыс теле һәм әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, әдәби әсәр – мәсәл, шигырь, яки чәчмә әсәрне сәнгатьле итеп уку, этюд башкару, җыр һәм бию осталыгы тикшереләчәк.

Укучылар нинди фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы тапшырулары турында 1 февральгә кадәр гариза тапшырырга тиеш. Укучы театр бүлегендә уку өчен урыс әдәбиятын сайлап гариза язган очракта аңа әзерләнү өчен вакыт бик аз калган. Гадәттә укучылар нинди фәннәрдән БДИ тапшырачакларын алдан ук хәл итә.

Институтта уку бушлай, шулай ук акча түләп уку мөмкинчелеге дә бар. Ул елына 228 мең сумга төшәчәк.

Уфа сәнгать институтының театр факультетына моңа кадәр дә "Нур" һәм Туймазы татар дәүләт театрлары өчен махсус курслар җыйганы булды. Әлеге курс махсус Уфа "Нур" татар дәүләт театры өчен җыелса да, укуын тәмамлаган яшьләр теләсә нинди театрда эшли алачак.

XS
SM
MD
LG