Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Язучылар берлеге Тукай бүләгенә Ләбиб Лерон һәм Факил Сафинны тәкъдим иткән 


Факил Сафин.
Факил Сафин.

Тукай бүләгенә намзәтләр тәкъдим итү "демократик төстә гадел узды, фикер әйтергә мөмкинлек бирделәр, бәхәсләр дә булды", диде идарә әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова.

Татарстан Язучылар берлеге Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә намзәтләр тәкъдим итте, башка әдәби премияләргә лаек булучылар исемнәрен атады. Бу хакта Азатлыкка идарә әгъзасы, язучы Фәүзия Бәйрәмова хәбәр итте.

Утырыш 28 гыйнварда үткән. Тукай бүләгенә намзәтләр тәкъдим итү "демократик төстә гадел узды, фикер әйтергә мөмкинлек бирделәр, бәхәсләр дә булды", диде Фәүзия ханым. Унга якын намзәт булган. Фикер алышулар барышында драматург Мансур Гыйләҗев төшеп калган, аны театрдан тәкъдим итәргә мөмкин дигәннәр. Моннан тыш, утырышта Гыйләҗевның "Бизнес онлайнга" биргән интервьюны да искә алганнар. "Татар хатын-кызларын шулай хурлаганы өчен нинди Тукай бүләге булырга мөмкин дип аны исемлеккә дә кертеп тормадылар, бәлки ул театрдан күрсәтелер", диде Фәүзия Бәйрәмова. Моннан тыш, иҗатларына тискәре бәя бирелеп Марат Әмирханов, Рафис Корбан да тавыш бирү исемлегенә кертелмәгән. Бюллетеньга кертелгәннәрдән язучы Айдар Хәлим тугыз тавыш җыйган. Аны яклап Равил Фәйзуллин чыгыш ясаган. Нәтиҗәдә идарәдә Тукай бүләгенә балалар өчен язган әсәрләре өчен Ләбиб Лерон һәм прозаик Факил Сафин җиңеп чыккан.

Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләген шагыйрь һәм галим Равил Рахманига, Такташ премиясен Башкортстаннан шагыйрә Халисә Мөдәрисовага, проза өлкәсендәге Фатих Хөсни исемендәге бүләкне Вакыйф Нуриевка бирү турында карар чыгарылган. "Равил Рахмани өчен бик сөендем, ул лаек иде бу премиягә", диде Фәүзия ханым.

Җамал Вәлиди исемендәге әдәбият фәне өлкәсендәге бүләк Чаллыдан галим Әнвәр Шәриповка, драматургия өлкәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге премия Чаллыдан драматург, актер Булат Сәлаховка, Максим Горький исемендәге премияне тәрҗемәче Азалия Бадюгинага биреләчәк.

XS
SM
MD
LG