Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: протестлар Русия хакимиятендә борчу тудыра


Мәскәүдә протест чарасында, 23 гыйнвар.
Мәскәүдә протест чарасында, 23 гыйнвар.

Хакимият җәмгыятьтәге канәгатьсезлек дәрәҗәсен киметү юлларын эзли.

Русия хакимияте Алексей Навальныйны яклаган протест акцияләренең зур күләмле булуына борчыла һәм җәмгыятьтәге канәгатьсезлек дәрәҗәсен киметү юлларын эзли. Бу турыда Bloomberg агентлыгына Кремльгә якын өч чыганак сөйләгән.

Агентлык әңгәмәдәшләре сүзләренчә, Русия җәмгыятендә социаль киеренкелек "керемнәрнең кискен төшүе һәм коронавирус чикләүләре барган вакытта үсә". Моннан тыш, протест чаралары Русиянең сәяси элитасында да "киеренкелекне арттырган" диелә. Чыганакларның берсе хакимият социаль киеренкелекне киметү өчен чаралар күрергә тиеш дип белдергән. Икенче бер түрә хакимиятнең протестларга каршы кырыс чаралары халыкта канәгатьсезлекне арттырыр гына һәм Навальныйның ныграк танылуына китерер дип саный. Хакимият соравы белән эшләнгән социологик тикшеренүләр Навальныйны яклаучылар артуын, аеруча яшьләр арасында аның популярлыгы үсүен күрсәткән дигән бу чыганак.

Мәскәүдәге Социаль сәясәт бәйсез институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич сүзләренчә, Навальный тарафдарларын күпләп тоткарлау протестларның зуррак була башлавына "борчылуны чагылдыра".

Элегрәк The Financial Times газеты "Путин сарае" турында ФБК тикшеренүенә җәмәгатьчелекнең игътибары Кремльдә борчу тудырды һәм хакимиятнең Навальныйга карашын үзгәртте дип язып чыкты. Аерым алганда, хакимият ФБК тикшеренүләрен күрмәгәнгә сабышудан туктады. Президент турында фильмга федераль каналлардан аңлатмалар бирелде, президент сүзчесе Дмитрий Песков аны "сафсата" һәм "юк-бардан җыелган" дип атады. Ә прзеидент үзе, студентлар алдында чыгыш ясап, бу сарай беркайчан да аның үзенә рәсмиләштерелмәгәнен һәм якын туганнарыныкы булмавын әйтте.

  • "Матросская тишина" тикшерү изоляторына утыртылган Алексей Навальныйны яклап, 23 гыйнварда Русиянең дистәләрчә шәһәрендә протестлар узды. Хакимият аларны килештерүдән баш тартты. Шуңа карамастан, Навальный штабы бәяләвенчә, Русия шәһәрләрендә урамнарга 250 меңләп кеше чыкты. Дүрт меңгә якын протестчы тоткарланды, шуларның мең ярымы – Мәскәүдә. Русия тикшерү комитеты проест акцияләрендә катнашучыларга каршы утызга якын җинаять эше ачты.
  • Reuters агентлыгының Кремльгә якны чыганаклары әлеге акцияләр Навальныйны иреккә чыгаруга булышмас дип саный. Чыганакларның берсе оппозиция сәясәтчесе сентябрьгә билгеләнгән Русия думасы сайлауларына кадәр төрмәдә калдырылырга мөмкин дигән.
  • Росстат саннарынча, 2020 елда русияләрнең реаль акча керемнәре 3,5 процентка кимегән. Шул ук вакытта яшәү минимумыннан да кимрәк акчага яшәүче русияләр саны 2020 елның тугыз ае эчендә 19,6 миллионга җиткән, бу ил халкының 13 проценттан артык өлешен тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG