Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аркадий Ротенберг Геленджик янындагы "сарайны" үзенеке диде


Аркадий Ротенберг.
Аркадий Ротенберг.

Әлеге "сарай" апарт-кунакханә булачак диелә.

Бизнесмен Аркадий Ротенберг Mash телеграм каналына интервьюда Коррупция каршы көрәш фонды (ФБК) фильмында күрсәтелгән Геленджик янындагы "сарай" минеке дип белдерде.

Ротенрберг сүзләренчә, ул бенефициар булып тора. Бизнесмен элек бу проектның кредиторлары күп иде ди. "Бу бик шәп урын", ди Ротенберг. Идокопас борынында апарт-кунакханә төзелүен дә әйтте. Ул ике ел дәвамында ачылырга тиеш.

Геленджик янындагы әлеге милек тирәсендә шау-шу Алексей Навальный фильмыннан соң башланды. Тикшерүдә "сарай" президент Владимир Путинныкы диелде. Бинаның якынча бәясе 100 млрд сум тора дип фаразланды. "Сарай" тирәсендә очкычларга очарга ярамый, ул каты сак астында. Путин бу бина минеке түгел диде, ул хосусый ширкәтләр кулында дип әйтте.

Ни өчен Навальный фильмы чыгу белән "сарай" хуҗасы икәнлеген әйтмәдегез дигән сорауга Ротенберг җәнҗал чыгарасым килмәде, төзелеш тәмамлангач сөйләргә җыенган идем дип җаваплады.

  • Навальный фильмы чыкканан соң берничә матбугат чарасы бина турында үз материалларын чыгарды. Медуза төзелештә эшләүчеләргә сылтанып, бина Владимир Путин мәнфәгатьләрендә төзелә ди язды. Mash 29 гыйнварда "сарай" эченнән видео күрсәтте. Бу язманы техник күзәтү вәкиле бирде диелде. "Путин сарае" турында Россия-1 телеканалы да сюжет төшерде. Анда бу бина "төзелеп бетмәгән апарт-отель" дип әйтелде.
  • Аркадий Ротенберг — Владимир Путинның күптәнге танышы. Мәктәп елларында алар бер тренерда дзюдо белән шөгыльләнгән. Ротенберг аның президент белән дуслыгы "вакытлар белән сыналган" дип әйтеп килә.
  • Ротенберг АКШның санкцияләр исемлегендә. Бизнесменның бер ширкәте Кырым аннексиясеннән соң Кырым күперен төзеде.

(Коррупцияшә каршы көрәш фонды Русиядә "ят агентлар" дип аталган исемлеккә кертелгән. Оешма бу карар белән килешми).

XS
SM
MD
LG