Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстан төзелеш министры Рәмзил Күчәрбаев тоткарланган


1 февраль иртәсендә Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министрлыгында тентүләр узган.

1 февральдә иртә белән хокук саклау оешмалары вәкилләре Башкортстан төзелеш һәм архитектура министрлыгында тентү уздырган. Министрлык җитәкчесе Рәмзил Күчәрбаев тоткарланган диелә. Бу турыда рәсми мәгълүмат әлегә расланмаган.

Башкортстан хөкүмәте идарәсенең мәгълүмат департаменты мөдире Ольга Красноногая "Башинформ"га аңлатканча, министрлыкта тентүләр 2017 елда Күмертау шәһәрендә чистарту корылмалары төзүгә бәйле рәвештә узган.

"Ул вакытта Рәмзил Күчәрбаев Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы вазифасында булган, ә республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов иде" дигән Красноногая.

Хокук саклау органннары рәсми аңлатмалар бирмәгән.

Рәмзил Күчәрбаев 2016-2020 елларда "Башкортстан Республикасы капиталь төзелеш идарәсе" җитәкчесе була. Узган елның декабреннән төзелеш министрлыгын җитәкли.

Капиталь төзелеш идарәсе республиканың иң зур дәүләт заказчысы булып тора һәм социаль һәм башка объектларны төзүгә килешүләрне бүлә.

XS
SM
MD
LG