Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "ФОН" башлыгы Анатолий Ливадага биш елга якын колония хөкеме бирелде


Анатолий Ливада.
Анатолий Ливада.

Мәхкәмә Ливаданың 2,5 млрд сум акча урлавы дәлилләнмәгән дип тапкан. Хөкем карары йомшаграк маддә нигезендә чыгарылган.

2017 елда алдашу юлы белән акчалар үзләштерүдә гаепләп кулга алынган "ФОН" төзелеш ширкәте җитәкчесе Анатолий Ливадага хөкем карары чыкты. Ул 4 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Ливада мәхкәмә залында ук кулга алынган.

Моннан тыш, аның элеккеге хатыны Диана Әхмәтҗанова 3 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

Ливаданың җинаять эшен карау 2020 елның маенда башланган иде. Хөкем карарын уку бер атна барды. "ФОН" җитәкчесен һәм аның хатынын фатир алу өчен алдан акча кертүчеләрне алдап барлыгы 2,5 миллиард сум күләмендә акча үзләштерүдә гаепләделәр. Ләкин мәхкәмә бу гаепләүне дәлилләнмәгән дип тапты. Шул рәвешле, хөкем карары "аеруча зур күләмле караклык" маддәсенннән үзгәртелеп, "алдау яки ышанычтан файдаланып милеккә зыян салу" маддәсенә алыштырылды.

Тикшерү изоляторында һәм өй сагында торган вакытларын исәпкә алып, Ливада колониядә бары алты ай утырачак.

Анатолий Ливада 2017 елның 27 мартында тоткарланды. Меңнән артык кеше әлеге оешмага акча кертеп фатирлы булам дип алданган иде. Алар Казанда, Мәскәүдә каршылык чаралары уздырды. Алданган "дольщиклар" Азатлык аша Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә дә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG