Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан спорт министрлыгы Ринат Фәхретдиновны республика канаты астына алырга вәгъдә итте


Ринат Фәхретдинов.
Ринат Фәхретдинов.

Спортчы Ринат Фәхретдинов Азатлыкка "без Татарстанга тартылабыз, әмма безне анда кабул итмиләр", дигән иде.

Катнаш көрәш төрендә (MMA) "гладиатор" кушаматы белән чыгыш ясаучы Ринат Фәхретдинов халыкара ярышларда рәсми рәвештә Татарстан өчен чыгыш ясасын өчен Татарстан барысын да эшләячәк. Бу турыда бүген матбугат конференциясе вакытында Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белдерде.

Журналистлар белән очрашу халыкара UFC лигасында беренче татар көрәшчесе катнаша башлау вакыйгасына багышланган иде. Очрашуда шулай ук Татарстан республикасында катнаш көрәшне үстерү турында да сөйләштеләр.

Ринат ярышларга "татар" сүзе язылган, Татарстан төсендәге киемнәр киеп чыга. Фәхретдинов барлык халыкара ярышларда Татарстан исеменнән чыгыш ясасын өчен республика аның өстеннән рәсми төстә кураторлык алырга җыенмыймы дигән сорауга министр урынбасары, бу сорау күтәрелә, дип җавап бирде.

"Без бу турыда сөйләштек. Ринатның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуын оештырырга җыенабыз. Моның өчен барысын да эшләячәкбез" диде ул.

"Татарстанга күчсәм, Казанда катнаш көрәш төрендә күнекмәләр өчен зал ачар идем" диде Ринат. Әлеге вакытта Ринат гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

Ринатка шулай ук танылган дагыстанлы көрәшче Хәбиб Нурмагомедовны да мисал итеп китерделәр, ул көрәшкә танылган дагыстан җыры белән чыга диделәр. "Көрәшкә татар җыры белән чыгарга җыенмыйсыңмы? " дигән сорауга ул "әгәр берәрсе шул җыр астында биергә түгел, ә сугышырга теләк тудыра торган җыр язып бирсә, чыгар идем" диде "гладиатор".

Азатлык белән әңгәмәсендә "чакырсалар, Татарстан өчен чыгыш ясар идегезме?" дигән сорауга ул "Әлбәттә. Тәкъдим була икән, нигә килмәскә. Без бит Татарстанга тартылабыз. Әмма безне анда кабул итмиләр. Мордовия дә, Татарстан да минем өем кебек. Әмма без Татарстанда беркемгә дә кирәк түгел. Мин ничек бар, шулай әйтәм. Ачыктын-ачык әйтергә кирәк икән, Татарстан өчен читтә яшәүче татарлар беркемгә дә кирәк түгел. Без Татарстан өчен беркем дә түгел. Әмма без үзебез барыбер Татарстанга тартылабыз. Әйтик, мин үзем Мордовиядән булсам да, татарлар өчен, Татарстан өчен тырышырга кирәк дип гел уйлап йөрим. Минем фикеремчә, Татарстан — ул аерым бер территория кебек. Татарстан өчен кеше анда туса гына мөһим. Син галәмгә чыксаң да, UFC лигасына күтәрелсәң дә, Татарстанга бу кирәкми. Кызганыч. Әйе, Татарстанда аерым кешеләр синең өчен борчыла, ярдәм итәргә тырышырга мөмкин, әмма Татарстан хөкүмәтенә без кирәк түгел" дип сөйләгән иде Ринат.

"Татарстанда күбрәк җырчылар һәм биючеләрне яраталар бит. Әмма кызганыч, ә бәлки бәхеткә, без алар арасына кермибез. Без милли рухны дөньяга яхшы яктан күрсәтергә телибез. Бездә татарларны җырчылар, биючеләр итеп кенә күз алдына китерәләр. Бер татар кешесе үзен көрәшче итеп күрсәтсә, әйләнә-тирәдәгеләр, сез шундый спорт төрләрендә дә бармыни дип аптырыйлар. Мин шулай дип әйткәннән соң сәерсенәм. Безгә кешеләрнең стереотипларын үзгәртергә кирәк", дип тә өстәде ул.

Катнаш көрәш төрендә (MMA) "гладиатор" кушаматы белән чыгыш ясаучы Ринат Фәхретдинов Абу-Дабида узган турнирда көндәшен нокаут белән җиңде. Бу җиңүдән соң ул дөньяда иң дәрәҗәле саналган UFC лигасына чакырылды. Ринат Фәхретдинов Мордовиянең Азюрки авылында туган. Аңа 29 яшь. 2012 елдан башлап катнаш көрәш төре белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG