Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татмедиа" Татарстан түрәләре эшен яктыртуга 2021 елда 1 млрд сум тотачак


"Татмедиа" бинасы
"Татмедиа" бинасы

2021 елда Татарстан медиалары бюджеты 1,5 миллиард сум тәшкил итә. Бу акчаларның иң зур өлеше "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте һәм "Яңа гасыр" телеканалына бирелә.

"Татмедиа" республика агентлыгы медиалар арасында 2021 елга бюджетны бүлгән. Бу елда газет-журналлар чыгаруга, телевидение һәм радио тапшырулары эшләүгә барлыгы 1,5 миллиард сум тотылачак, бу акчаның 950 миллион сумга якыны хәзерге вакытта матбугат чаралары арасында бүленгән. Иң зур контрактлар "Татмедиа"ның үз медиалары һәм "Яңа гасыр" каналына эләккән. Бу турыда Коммерсант яза.

Контрактларның максаты – Татарстан хакимиятенең эшчәнлеге турында "халыкка мәгълүмат җиткерү" һәм "республиканың дәүләти ихтыяҗлары өчен" мәгълүмати материаллар эшләү. Дәүләт сатып алулары сайтында язылганча, узган елның ноябреннән барлыгы 13 лот уйнатылган, тагын өчесе әлегә хәл ителмәгән килеш кала диелә.

Иң зур контракт – 318,2 млн сум "Татмедиа" холдингына китә. Татарстан хөкүмәтенеке булган бу оешмага 98 газет, 14 журнал, 17 телеканал, 10 радиоканал, 80 интернет-сайт һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы керә. Бу акчалар "социаль әһәмиятле, иҗтимагый-сәяси мәгълүмат" таратуга һәм халыкка "республиканың социаль әһәмиятле чаралары" турында вакытлы матбугатта сөйләүгә тотылачак. Газет-журналлар алдында шулай ук "ватанпарвәрлек тәрбияләү", "гаилә кыйммәтләре һәм гаилә институтын пропагандалау" бурычлары да куела.

Моннан тыш, "Татмедиа" телеканаллары аша республика яңалыкларын яктыртуга дәүләт 52,4 млн сум бирә. 46 электрон басмада мәгълүмат чыгарган өчен 12,5 млн сум бүленә, бу басмалар арасында татар теллеләре 20дән дә ким булмаска тиеш диелә.

"Яңа гасыр" телерадиоширкәте җиде тендер откан. Бу ширкәткә "Татарстан – Яңа гасыр", "ТНВ-Планета", "Шаян-ТВ", "Мәйдан-ТВ", "Болгар" радиостанциясе керә. "Яңа гасыр" телеканалы Татарстан хакимиятенеке һәм ТАИФ төркеменеке булып тора. Телеканал барлыгы 550 млн сум диярлек суммага килешү төзегән. Шул исәптән, "республиканың социаль әһәмиятле темаларына" Татарстан дәүләт телләрендә мәгълүмат бирүгә дә 241,3 млн сум тотылачак.

Мәдәни-агарту юнәлешле тапшырулар ясауга - 92,6 млн, коррупциягә каршы тапшыруларга - 1,8 млн, "социаль әһәмиятле тамаларга халыкка мәгълүмат бирү"гә – 9,9 млн, балалар телеканалында тапшырулар чыгаруга – 191,1 млн сум тотылачак. Татар тапшыруларына урысча субтитрлар салуга 4,1 млн сум һәм республика халыклары гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турындагы тапшырулар ясауга 7,2 млн сум биреләчәк.

"Татарстан" дәүләт телерадио ширкәте өч контракт алган. Ул 17,4 млн сумлык тапшырулар эшләп, федераль телевидение һәм радиолары эфирларына кыстырып җибәрәчәк.

ТАСС агентлыгына Татарстан "республиканың социаль әһәмиятле вакыйгалары һәм темаларына мәгълүмати материаллар бастыру" өчен 2,3 млн сум түләчәк.

Моннан тыш, "Татмедиа" сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотикларга каршы мәгълүмати материаллар эшләүгә, федераль агентлык сайтында республика турында мәгълүмат чыгаруга, Татарстанда сәясәи, икътисади, социаль-мәдәни чараларны яктыртуга да аерым лотлар белән килешүләр төзергә җыена. Бу килешүләр кемгә эләгәсе әлегә ачыкланмаган.

XS
SM
MD
LG